Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Гөлзифа Әхмәтҗанова: “Әбием 115 яшенә кадәр яшәгән, кабат 95 яшемдә дә очрашырга насыйп булсын!” (+фото)

Пыжмара авылында гомер итүче Гөлзифа Әхмәдулла кызы Әхмәтҗановага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә район башлыгы Рамил Нотфуллин шәхсән үзе килгән иде.

19 июль көнне Пыжмара авылында гомер итүче Гөлзифа Әхмәдулла кызы Әхмәтҗановага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә район башлыгы Рамил Нотфуллин шәхсән үзе килгән иде. Ул юбилярны гомер бәйрәме белән тәбрикләп РФ Президенты В.В.Путинның Котлау хатын һәм үз исеменнән истәлек бүләге белән күркәм чәчәк бәйләме тапшырды, куйган хезмәтләре өчен ихлас рәхмәтләрен белдерде. Шулай ук район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ләйсән Гатауллина, Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Рафил Җәләев, Кама” хуҗалыгы рәисе Рәкыйп Нәҗипов, Пыжмара мәктәбе директоры Раниф Әхәтов Гөлзифа Әхмәтҗанованы котлап, изге теләкләрен юлладылар.

Юбилярыбыз – Гөлзифа Әхмәдулла кызы Әхмәтҗанова тумышы белән Мари Төрек районының Татар Көтнәсе авылыннан булып чыкты. 3 яшьлек чагында аларның әниләре үлеп китә. Шул елларга кире кайтып, кабат хатирәләрен барлады Гөлзифа апа:

– Мин шул 3 яшьлек чагымнан алып нужа күреп, ятимлек ачысын татып, авырлык белән үстем. Без өч бертуган идек. Әтиебез “Минем балаларым кемгә кирәк, үги ана читкә кагар” дип, башкага өйләнмәде. Безнең белән бер йортта әтиемнең әти-әнисе дә бар иде. Без өч бала бабаебыз Вәлиулла белән әбиебез Бәдернисафа тәрбиясенә калдык. Аларның үзләренең дә 22 баласы бар иде. Безнең әби 115 яшенә җитеп үлде. Аңа кабаттан яңа тешләр чыга башлаган иде.

Ишле гаиләдә тамак ялгап алырлык ризык табу гына да үзе ни тора?! Шуңа күрә мин урман эшенә киттем. Балачагымнан урманда эшләп үстем, “әйбәт яндыра ул” дип, баштарак миңа гел ботак яндырталар иде. Үсә төшкәч, кеше рәтенә басып урман кистем. Соңрак бер фабриканың цехында балчыктан чынаяк-тәлинкәләр ясау эшенә өйрәндем. Балчыктан формаларын китереп ясап бирәбез, аны кызу мичтә кыздыралар. Әзер булгач фронтка солдатларга җибәрә торган идек. Сугыш вакытында тамак туйдыру өчен дип, Ярославль ягына китеп, чуен юллар салу эшенә урнаштым. Анда озак эшләргә туры килмәде. Әтидән “Әбиеңне тәрбияләргә, сыерны карарга кеше кирәк!”, дигән хәбәр килгәч, авылга кайттым.

1949 елда Бөек Ватан сугышыннан яраланып катйкан, фронтовик Пыжмара авылы егете Әхмәтҗанов Хәфәз белән танышып, гаилә кордык. Тормыш җиңел бирелмәде, бик авырлык белән көн күрдек. Ирем белән Пархода авылы ягына барып, сарык көтүе дә көттек. 1950 елларда Донбасс якларына шахтада эшләргә җыенып чыгып киттек. Анда туган беренче балабыз Мәсхүт бәби чакта ук авырып үлде. Икенче ир балабыз да озак тормады. Шуннан соң Хәфәз: “Монда тормыш алып барып булмый...” дип, кабаттан Пыжмарага кайтып төпләндек. Монда 10 балабыз туды - 5 малай, 5 кыз. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, барысы да исән-саулар. Балаларыбыз кечкенәдән тырыш, әйбәт булдылар. Йөзгә кызыллык китермәделәр, туганчылыклы булып үстеләр. Олы улыбыз Нурзада үз тырышлыгы белән Якутиягә китеп урнашты. Шуннан соң калган туганнарын да сыендырды, эшкә урнаштыра барды. 6 балабыз шунда гомер итте. Хәзер лаеклы ялга чыккач, әкренләп берәм-берәм кайтып урнаша башладылар. Бүгенге көндә Нурулла улым күчеп кайтып Чепьяда яши, Вилсур – Якутиядә, Нурзада – Түбән Новгородта, Нурислам - Якутиядә , Гөлниса – Башкортстанда, Фәридә – Якутиядә, Илсияр – Балтачта, Гөлсимә – Якутиядә, Нургаяз – авылда төп йортта, Фәйрүзә – Казанда яши. Һәркайсы гаиләле, 21 оныгым, 19 оныкчыгым бар, Аллага шөкер! Мине зурлап, хөрмәт итеп яшиләр. Барыннан да бигрәк, кызларымнан да әйбәт киленем Лилиягә рәхмәтлемен. Кызым кебек якын, әни дип кенә тора. Килен булып төшкәненә 25 ел булды. Бер сүзгә килгәнебез юк, гомер буе хөрмәт итеп, игелек күрсәтеп яши. Барысын да ачык йөз белән каршы ала, кунак итеп озатып кала. Нургаяз улым белән үзләренең дә өч баласы бар.

Киленнәре “Кама” хуҗалыгында баш хисапчы булып хезмәт куючы Лилия ханым, чыннан да, төп йортның – төп тоткасы. Ишле гаиләгә килен булып төшкән көннән алып, чирек гасыр дәвамында һәркайсын тигезләп, якын күреп хезмәт күрсәтүдә ул.

“Әниебез бик авыр чорларны күреп үскән. Әти белән гаилә корып, 50 ел бергә яшәгәннәр, әтинең вафат булганына бүген нәкъ 19 ел булды. Әнинең туган көнендә үлеп киткән иде ул...

Әни безнең өчен бик кирәкле кеше ул. Аның янына кайтабыз дип балалары җыела, ел саен чиратлашып әнине карыйбыз дип, Якутиядән кызлары кайтып торып китә. Бу йорттан бер вакытта да кеше өзелми. Ул безгә балаларыбыз үскәндә бик нык ярдәм итте. Без эштә булдык, кайчан чыгып китсәк тә, ачык ишеккә, җылы өйгә кайтып кердек. Балаларны бик яратты. Оныклары да “Әби” диеп өзелеп торалар хәзер! 90 яшьлек юбилеен үз акылында, саулыкта каршылый. Шушы көннәргә кадәр биш вакыт намазын калдырмады. Әле дә һәркайсыбызга изге догаларын теләп тора. Аңа Ходай хәерле гомерләр бирсен, сәламәтлектән аермасын!” - дип ихлас теләкләрен ирештерде килене.

Гөлзифа Әхмәдулла кызы Әхмәтҗанова олы йөрәкле “Герой Ана” исемен йөртүе өстенә озак еллар Пыжмара балалар бакчасында эшләгән мактаулы пешекче дә икән әле. “10 баламның соңгы икесенә генә бакча эләкте. Калганнары өйдә үсте. Бар гомерем балалар арасында үтте - өйдә дә, эштә дә. Балалар бакчасы ачылганнан алып, бар эш тә кул хезмәте белән башкарылган чактан ук эшләдем. Күмер ташыйсы, мичкә ягасы, су китерәсе, 25 балага көнгә ничә тапкыр ашарга пешерәсе, алар йоклаганда юасы-җыештырасы, урын-җирләрен атна саен юып-үтүклисе... Җәйге чорда бакчасын карыйсы. Санап китсәң, бик күп инде. Миңа олы кызым Гөлниса мәктәптән кайтуга булышырга килә торган иде. Без эшләгән елларда бакча чиста-пөхтә булды. Авыл халкы “Бакчадан тәмле исләр аңкып тора!” дип гел мактый торган иде. Үз эшем авыр булса да, яратып башкардым, – дип истәлекләре белән уртаклаша Гөлзифа апа.

Үткәннәрне “урап килгәч”, Гөлзифа апа: “Сагынып сөйләргә генә калды шул, яшәлгән гомер аккан су сыман...”дип ямансулап куйган иде, шулчак кызлары әниләренең күңелен күтәреп, “Нәнә, безнең карт әби 115 яшькә кадәр яшәгән бит. Син 90да гына әле!” дип үсендерәләр. Шуңа күрә юбилярыбыз бертөркем кунакларны озатканда “Әбием 115 яшенә кадәр яшәгән, кабат 95 яшемдә дә очрашырга насыйп булсын!” дип саубуллашты.

Амин! Очрашулар насыйп булсын. Сокландыра бу өлкәннәр!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар