Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

“Гомере бетмәгән булган икән бит бу баламның”, дигән аныӊ турында бабасы

1920нче елның 17нче июлендә Лениногорск районының Яңа Иштерәк авылында дөньяга килгән Фатыйма Шәйхетдин кызының гомер юлы карта кебек, чуарланып беткән. Кайларда гына яшәмәгән дә, кайларда гына эшләмәгән ул?! Балтач белән бәйле өлеше генә дә үзе бер тарих.

Туган авылында 7 класс белем алганнан соң, Самара өлкәсенең Камышлы авыл хуҗалыгы техникумында агрономлык белгечлеге ала. Шунда укыганда тормыш иптәше Минхәеров Шаһит белән таныша. Укып бетереп, эшкә урнашып, хезмәт юлын башлаган елларында Шаһитне армия сафларына алалар. Бу 1939нчы ел була. Шуннан Бөек Ватан сугышына кертелә.
Сугышта утлар, сулар кичеп, авиациядә хезмәт итеп, 1946нчы елда исән-сау кайтып керә ул. Бергә укыган сабакташ кызын эзләп табып, 1947нче елда гаилә коралар. Аларның бер-бер артлы 4 балалары туа. Сугыштан соңгы авыр елларда яшь агрономнарны төрле районнарга эшкә җибәрәләр. Татарстан Республикасы буйлап күчеп йөрергә мәҗбүр булалар алар. Яңа чишмә районында, Буаның Борындык авылында, Зәйдә, 1950нче елларда Балтачта, элеккеге Чепья районының Арбор авылында, Кукмарада яшәүләрен искә алалар. Шаһит абзый Минхәеров МТС (машина, трактор станциясе) һәм элеватор директорлары булса, Фатыйма апа алдынгы карашлы, үз эшен төгәл белгән агроном була.
Кызы Дания Динмөхәммәтова алар турында: "Безнең әти дә, әни дә алдынгы карашлы, туры сүзле, үткен зиһенле булды. Кирәк чакта үз сүзләрен курыкмыйча, кистереп әйтә дә белделәр. Алар мактаулы кешеләр иде", дип искә алды. Һәм әнисе - Фатыйма апа белән бәйле бер вакыйганы да бәян итте: "... Әнием май аенда җитлекмичә, җиде айлык булып дөньяга килгән. Туып тавыш та бирмәгәч Шәйхетдин бабай аны яши алмас дип уйлаган. Мендәрне ертып, яңа туган бәбине йон эченә салган да, мич башына куйган. Сабыйның күзләре дә ачылмаган булган әле, имә дә алмаган. Әби аны бик караган, тәрбияләгән, салам трубкалар аша ашаткан. Нәкъ менә 15нче июль көнне әни беренче тапкыр тавыш биреп, елап җибәргән. Шуннан соң "Гомере бетмәгән булган икән бит бу баламның", дип бабаебыз сельсоветта теркәтеп кайткан."
Фатыйма апаның менә шулай башланган тормыш юлы озын гомерле була. Аны 95 яшьлек гомер бәйрәме көнендә район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов тәбрикләп, Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм район башлыгы Рамил Нотфуллинның истәлек бүләген тапшырдылар, ихлас теләкләрен ирештерделәр.
Фатыйма апа тормыш иптәше вафат булгач, кызы Дания тәрбиясенә кала. Инде менә 2010нчы елдан ул Балтач гражданины булып исәпләнә. Хәзерге көндә юбилярның 4 баласы исән-сау, 10 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Фатыйма Минхәерова Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны һәм сугыш чорында җаваплы эшләрдә хезмәт куйган, күп тапкыр орден-медальләр белән бүләкләнгән мактаулы тыл хезмәтчәне булуы белән дә олы хөрмәткә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250