Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Гыйлембану Гыйльмуллина: "Бүгенге тормыш – үзе бәхет" (фото)

Каенсар авылында гомер итүче Гыйлембану Нигъмәтҗан кызы Гыйльмуллина 10 декабрь көнне 90 яшьлек юбилеен каршы алды.

- Тормышта авырлыкларны күп күрергә туры килде миңа, - дип сөйләп китте Гыйлембану апа. - Арбор авылы кызы мин. Гаиләдә җиде баланың иң олысы идем. Шуңа да кечкенәдән бар авырлык минем җилкәмә төште инде. Ачлы-туклы тормышта яшәдек, ярлы идек, ашарыбызга, кияребезгә, ягарыбызга утыныбыз да булмады. Мин мәктәптә дүрт класс кына белем алып калдым, укуны дәвам итәргә мөмкинчелек юк иде. Әтиебез - Нигъмәтҗан Хәкимовны сугышка алдылар. Без җиде баланы мескен әниебез ничек саклап калып, үстерә алгандыр... Әтиебез сугыштан I группа инвалид булып, каты яраланып кайтты, озак яши алмады, гүр иясе булды.
Сугыш елларында әнигә авыр булмасын дип, тракторда җир сукалауда плугорист булып эшләдем. Аннан соң ат җиктем, ындыр табагында да эшләргә туры килде.
1953 елның 15 декабрендә Каенсар егете Гайфуллага кияүгә чыктым. 29 ел бергә иңгә-иң куеп яшәдек. 6 бала тәрбияләп үстердек. Тормыш иптәшемнең вафат булганына да 34 ел вакыт үткән. Балаларыбыз - 4 кызыбыз бүгенге көндә Свердловский өлкәсендә Вехняя Тура шәһәрендә яшиләр. Еракта торсалар да, көндәлек хәлемне белеп шалтыратып торалар, ел да кайталар. Менә бүген дә бер табын артында барыбыз да бергә җыелдык. Хәзерге көндә 5 балам исән, ә бер улым биш ел элек вафат булган иде. 11 оныгым, 13 оныкчыгым бар. һәркайсының игелеген күреп яшим.
Улым Хәлил белән киленем Гөлсимәнең кадер-хөрмәтен тоеп, тормыштан канәгать булып гомер итәм. Ничә ел бергә яшәп, киленем дә кызым кебек якын миңа. Олы рәхмәт инде аларга!
Нинди авыр еллардан соң бу тормышның рәхәтлекләрен күрермен, дип уйламаган да идем... Насыйп булган икән! Бүгенге тормыш - үзе бәхет. Ходай тазалыктан аермасын! Тыныч көннәр сорыйм Ходайдан! - дип тәмамлады Гыйлембану апа тормыш юлына "сәяхәт"ен.
Әниләренең сүзен дәвам итеп, бер нигездә, бер сүздә булып гомер итүче улы Хәлил абый кушылды. "Бер ул, бер кыз тәрбияләп үстердек, инде хәзер үзебез әби-бабай, 3 оныгыбыз бар. Тик шулай да әни безнең өчен әле дә чын терәк. Ул батыр йөрәкле булды, бер эштән дә курыкмады. Гомере буе ирләр эшен башкарды. Тракторда да эшләгән, ат та җиккән. Ул күп тапкырлар Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Нинди генә эшкә тотынсак та, сезгә авыр булмасын дип, үзе килеп эшли башлый иде. Әле быел да ишегалдында утын ярып ятканда, балта күтәреп чыгып, миңа булышмакчы булды - шаккаттык, дип шаярып искә алды ул. Печән вакытында чүмәлә өстендә булды, бик оста кибән куя иде безнең әни", дип мактап, горурланып истәлекле вакыйгаларны барлап алды улы.
Гыйлембану апа әле дә балаларын тәмле ашлар, ипи, коймаклар пешереп сыйлый. Җылы оекбашлар бәйләп кидертә, матур гөлләр үстерә. 4 класс белемле генә булса да, һәрчак дөньядагы яңалыклар белән кызыксынып тора, газета-журналлар килүен көтеп ала, барысын да укып бара.
Юбилее уңаеннан тәбрикләргә килгән җитәкчеләрне дә шатлык күз яшьләре аша сәламләде ул, сөенеченнән орчык күк бөтерелде. Гыйлембану Гыйльмуллинага 90 яшьлек юбилее уңаеннан, Россия Президенты В.В.Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгының, эш урыныннан һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250