Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

“Хезмәт”не күзлексез укучы, дөньядагы яңалыклардан хәбәрдар 95 яшьлек Маһитап апа (фото)

Куныр авылыннан 95 яшьлек Маһитап апа турында оныклары: "Безнең әби күзлексез газета-журналлар укый, дөньядагы яңалыклар белән кызыксынып тора, биш вакыт намазын калдырмый, ел саен ураза тота, гел хәрәкәттә, көрәк-сәнәкләр саплый, чалгы яный, печән чаба, әле тагын утын ярып, өеп куярга да күп сорап тормый иде", диләр.

1нче июль көнне 95 яшьлеген тутырган Маһитап апа Шәфикова белән танышып, аның ачык зиһенле, көр күңелле, шундый өлгер, ярдәмчел, әле дә хуҗалыгында ир-ат эшләрен башкарып куюын белгәч, тел шартлаттык. 45ел бергә гомер иткән килене Өммегөлсем, тәрбияләп үстергән оныклары янәшәсендә яшәүче бу акъәбигә сокланмый калу мөмкин түгел иде.

- Тормышның шул хәтле авыр вакытларын кичердем. Бу яшькә җиткәнемә әле дә ышанмыйм мин. Озак яшәвемнең сере, эшләп тормыш алып бару булса, картлык көнемдә кадер хөрмәттә булуымда, - ди Маһитап апа күз яшьләренә ирек биреп, күңелен бушата-бушата.

Әйе, язмыш аямаган аны. Ул дөньяга килеп, тигез гаиләдә, нибары, 4 кенә көн яшәп кала. Әтисе Шәфыйк аганы җирлиләр.
- Әниебез итәк тулы бала белән тол калды. Ул 12 бала тапкан, без, шуның җидесе үстек. Абый-апаларым үсеп чыгып китә, тормыш кора тордылар, ә мин әни янында калдым. "Картайгач, мине кем карар?!" дип кияүгә дә чыгармады ул мине. Урын өстендә авырып яткан әнине җиде ел тәрбияләп, соңгы юлга озаттым. Әле тагын авыру апаларым, ир туганым бар иде, аларның да соңгы сулышларына кадәр яннарында торучысы, карап озатучысы мин булдым, - ди киң күңелле юбилярыбыз.

Әле бит тормыш алып барасы, сугыш чорының дәһшәтле елларында җиң сызганып басу-кырларда эшлисе дә бар. "Кул белән чәчү чәчтем, урак урдым, йөк ташыдым, урман кистем...", дип сөйли ул үткән тормыш юлларын барлап. Шуңа да тормышның үзәгендә кайнап, һәркемгә кирәкле булып гомер итәргә күнеккән ул. Әнә, килене Өммегөлсем апа: "Бик күп игелеген күрдем, рәхмәт аңа! Балалар үстергәндә бер терәк булса, 5 ел элек аның бердәнбер газиз улы, минем тормыш иптәшем Фәритне җирләгәннән соң төп юатучым да, якын юанычым да әни булды. Әле дә без дип яши. Оныклары өчен "үлеп" тора, 4 онык арасыннан бигрәк тә улым Фәрхәтне ярата. 7 оныкчыгын да игътибарсыз калдырмый, алар белән кызыксына, һәркайсының хәлләрен белешеп кенә тора", ди. Ике йортны бер итеп йөреп торган көне Маһитап апаның. Үз йорты белән яшәүче оныгы Фәйрүзәнең балаларын карарга булыша икән. Туган көне белән котлап килгән кунакларны да ул Фәйрүзәнең йортында каршы алды. Онык-оныкчыклары аны яратып, "Бети әби" дип йөртәләр. Менә бүген дә бит бер гасырга тиң гомер иткән әбиләрен котларга барысы да бергә җыелган. Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгының һәм бертөркем җитәкчеләрнең котлауларын, истәлек бүләкләрен ихласластан сөенеп кабул итте юбилярыбыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250