Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Иң зур бәхет чәчкә чал төшсә дә, парлап атлау гомер үренә

Түбән Кенә авылында гомер итүче тыл ветераны Фәрит Закирҗановка 90 яшь тулды.

Иң зур бәхет чәчкә чал төшсә дә, парлап атлау гомер үренә, дип җырлана җырларда. Әйтерсең, бу сүзләр Түбән Кенә авылында яшәүче Фәрит абый белән Рауза апа хакында. Рауза апа белән Фәрит абый үзләренең сайлаган һөнәрләренә тугры калып, озак еллар балаларга белем бирәләр. Укытучылар династиясен дәвам итеп, бүгенге көндә уллары Раушан да Кенә төп мәктәбендә география, сынлы сәнгать һәм технология дәресләреннән укыта. Шулай ук 13 онык арасыннан Илмир белән Резеда да педагогик белем алып, әби-бабайлары юлын сайлаганнар, балаларга белем һәм тәрбия бирәләр.

Шушы көннәрдә Фәрит Закирҗановка 90 яшь тулды. Аны котларга район җитәкчелеге дә, үзе эшләп лаеклы ялга чыккан Карадуган мәктәбеннән дә килгәннәр иде. Фәрит абыйны күркәм юбилее белән тәбрикләргә төп нигезгә балалары, онык, оныкчыклары да җыелды. Ә иң мөһиме, олуг юбилеен ветеран тормыш иптәше белән парлы булып каршы ала. Тигез, матур  гомер үтеп, икесе дә бер үк хезмәт башкарган, олыгайган көннәрендә дә бер-берсенә терәк-таяныч булган өлкәннәрен  күреп күңел сөенә.

Фәрит абый гомере буе диярлек  Карадуган мәктәбендә машина-трактор төзелеше фәненнән белем бирә. Мамадыш районының Югары Җәке авылында туып-үскән, язмыш тарафыннан кыерсытылып та, күңел матурлыгын җуймаган, юллама белән безнең якларга эшкә килгән Рауза Зарипова белән 1958 елда гаилә коралар. Ул еллардан инде 60 ел вакыт узган. Шушы күркәм гаиләдә 5 бала үскән. Тик кызганыч, бүген икесе гүр иясе булган инде.

– Фәрит абыйның безнең мәктәптә эшләгән елларын бик сагынып искә алалар. Рауза апа белән Фәрит абыйның бик тырыш, уңган гаилә булуы да безгә яхшы таныш. 90 яшькә җиткән көннәрендә дә үз көннәрен үзләре күреп матур итеп гомер көтәләр. Алардан үрнәк алып, янәшәбездә шундый өлкәннәр булганга горурланып яшибез!” – диде Карадуган мәктәбе директоры Гөлсинә Зарипова.

– Әти-әниебез безгә гомер дә, ныклы белем дә, дөрес тәрбия дә бирделәр, тырышып, эшләп тормыш алып бардылар. Хезмәт белән бергә яшәргә өйрәттеләр. Үрнәк әти-әни булдылар. Без аларның өметләрен акларга тырышабыз. Мең рәхмәт аларга! Без аларга ихластан матур парлы картлык, сәламәтлек телибез,  – дип ихлас теләкләрен ирештерде балалары да.

Амин шулай булсын. Әле шулай тагын да туган нигезгә җыелып, әти-әни дип, озак дәшәргә язсын!
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар