Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Ясминә Закирова 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алды (фото)

Шода авылының олы хөрмәтле акъәбисе гомере буе күмәк хуҗалыкта намуслы хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан.

Шода авылында гомер кичерүче өлкәнебез — хезмәт ветераны Ясминә Рәҗәп кызы Закирова да 90 яшьлек олуг юбилеен хәерле исәнлектә каршы алды. Шул хөрмәттән, өлкән юбилярыбызга район хакимиятенең дә истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Ясминә Рәҗәп кызы, чордашлары кебек үк, авыр еллар баласы. Без тарих китапларыннан, өлкәннәр сөйләвеннән генә төсмерләгән ачлык, юклык заманнарын, сугыш дәһшәтләрен, сугыштан соңгы еллар авырлыкларын үз күзләре белән күргән, йөрәге, күңеле аша уздырган шәхес ул.

Тормыш иптәше Кәбир абый белән дүрт балага гомер бирәләр алар. Кызганыч, Ясминә апага бала югалту хәсрәтләрен дә кичерергә туры килә. Улы Фәрит, килене Фәрзия гаиләсе белән бергәләшеп яши башлауларына да 35 ел булган. Кызлары Фәридә белән Флера да, кияүләре дә туган йортта гел кунак. 7 онык һәм 8 оныкчыкның да яраткан дәү әниләре, әбиләре ул.

Шода авылының олы хөрмәтле акъәбисе гомере буе күмәк хуҗалыкта намуслы хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан. Колхоз эшенең элекке еллардагы бар авырлыгын исәпкә алсак, нык егәрле, ихтыярлы татар хатын-кызларының көченә, тормышка һәм хезмәткә яраклашып яши алуларына тагын бер кат сокланырлык. Бүгенге күркәм юбилее көнендә Ясминә Рәҗәп кызын «Якты Юл» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчелеге дә, авыл җирлеге дә игътибар-ихтирамсыз калдырмады.

Бүгенге көндә дә ил иминлеге өчен хәерле киләчәк, тынычлык сорап, изге догаларын калдырмаучы өлкәнебезгә киләчәктә дә хәерле сәламәтлек, тыныч-тәрбияле картлык теләп калабыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ясминә Закирова