Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Игелек эшләүдән тәм табу

Май башында Кенә мәктәбенең яшь талантлары «Йолдызлык» исеме астында тирә-күрше авыллар: Кенәбаш, Хәсәншәех клубларында концертлар куйды.

Безнең мәктәбебез укучылары бигрәк талантлы, җыр-моңга, бию һәм нәфис сүзгә оста икән бит! Концерттан кергән табышның бер өлешен, ярдәм йөзеннән, Зур Лызи авылында яшәүче ике яшьлек авыру бала Егор Ивановка тапшырдык, ә калган сумма классларга хуҗалык кирәк-яраклары алу өчен бүлеп бирелде.
Теләсәк, без күпкә сәләтле, барын да булдырабыз икән бит! Мәктәп алдында «Хәйрия ярминкәсе» дә оештырдык. Ул көн бәйрәм шикелле булды: бер якта сату-алу эшләре гөрләп торса, икенче якта тәм-томнар белән самавыр чәйләре тәкъдим ителде. Ярминкә концерт номерлары белән үрелеп барды. Бу чарадан мәктәбебез укучылары Кенәбашта яшәүче авыру бала Данис Хәкимовка акчалата ярдәм итә алды. Районыбызның «Хәйрия» кибетенә дә кием-салымнар җыеп бирдек. Күңелләрнең табигать сыман яктырып, өметкә-назга чумып кабаттан тернәкләнеп-дәртләнеп киткән мәлендә, без, Түбән Кенә мәктәбе укучылары һәм әти-әниләре, «Изгелек кыл!» исемле акция кысаларында, Арча шәһәренең картлар һәм инвалидлар йортына хәйрия концерты белән чыгып киттек. Язмышлары шушы йортка китергән өлкәннәрнең аянычлы тормышын күрү безне тетрәндерде. Балалары исән-сау булып та, бу йортка килүләре белән бәхетсез алар. Үзләре зур өметләр баглап үстергән күз нурлары аларның өметен акламаган. Монда чисталык, тәрбия булса да, мөгаен аларга, үз балаларының күңел җылысы кирәктер.
Кайтканда күңелдә авыр хисләр иде, һәркем үзенең уй-фикерләренә чумып озак кына сөйләшми кайттык. Һәр бала үзенчә нәтиҗә ясагандыр. Бәхетсез өлкәннәрне күргән балалар, һичшиксез, әти-әниләренә карата миһербанлы, байлыкка, дан-шөһрәткә табынмаучы, тәрбияле булып үсеп җитәрләр. Һәр мәктәптәге шикелле бездә дә иҗат отчеты үтте, без дә уку, спорт, класстан тыш чараларда актив катнашкан укучыларны хөрмәтләдек, котладык. Аеруча безне 2011нче елда хәйрия эшчәнлеге өчен Татарстан Президенты имзалаган «2011 ел Хәйриячесе» дипломы белән бүләкләнүебез сөендерде. Изгелек кылу, авыр хәлдәге кешеләргә игелек эшләүне мәктәбебез ниндидер дан, дәрәҗә алыр өчен эшләми. Тамчы ташны яргандай, һәр көн яхшылык эшләгән балалар әдәпле, тәртипле, миһербанлы булырлар һәм бәхетле яшәрләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250