Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Игелек күреп яшәргә хаклы

Иске Салавычта яшәүче Мөхлис Хәбибуллинга 5нче октябрьдә 95 яшь тулды. Рәсәй Президентының Котлау хатын муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин үзе тапшырды.

Мөхлис абый үзен тулысы белән хезмәткә багышлаган кеше. Салавыч мәктәбендә җиде сыйныф белем алгач, дүрт ел “Кызыл яшьләр” колхозында эшли. Сугыштан соң да хезмәт юлын туган колхозында дәвам итә ул. Тракторчы, трактор бригадасы бригадиры, колхоз рәисе, механик...  Кайсы гына вазыйфада эшләсә дә, үзе дә үрнәк күрсәткән, башкалардан да шуны ук таләп иткән. Ул эшен җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәр дә, нык куллы җитәкче дә булган. Нәкъ менә шушы сыйфатлары өчен 1967 елда Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә. КПСС өлкә комитетының 25, 26, 27, 28 конференцияләренә делегат итеп тә сайлана.

1971 елдан хезмәт юлының ахырына кадәр “Татсельхозмонтаж” трестының Балтачтагы ПМКсында мастер булып эшли. Колхоз өчен, туган авылы өчен тырышып хезмәт куйган Мөхлис абый гаилә тормышын да гөл итеп алып барган. Авылдашы Ләбибә белән тормыш корып, 7 балага якты дөнья бүләк иткәннәр. Балаларын хезмәт аша тәрбияләп, кирәк чакта тәнкыйтьли, кирәк чакта мактый да белгән. Шуңа күрә һәр баласы әти-әни кадерен белеп үскән, тормышта үз юлларын табып, һәрберсе матур итеп гаилә корган. Бүген исә Мөхлис абый үз хезмәтенең татлы җимешләрен татып яши. Урыны һәрчак түрдә ветеранның. Балалары инде күптән үзләре әби-бабай булса да, киңәш-табышка иң беренче аңа киләләр.

Мөхлис абый сугыш дигән газраилдән дә исән кайткан кеше. Смоленск, Польша җирләрендә сугышкан өчен бирелгән медальләре, Германия чигенә барып җиткәч бүләкләнгәне… Сугыш... сөйләп кенә бетерә торганмы соң?! Әллә шул чакларда күргән михнәт-газаплары өчен шундый озын гомер бүләк ителгәнме үзенә? Якыннары янәшәсендә 95 яшьлек юбиляр булып хөрмәт һәм тәрбиядә яшәгән көннәре аның.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар