Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Игелекле Әминә (+фото)

Нигъмәтҗанова Әминә апа 1924 елда Кариле авылында дөньяга килә һәм бүген дә үзенеӊ туган авылында гомер кичерә.

Нигъмәтҗанова Әминә апа 1924 елда Кариле авылында дөньяга килә һәм бүген дә үзенеӊ туган авылында гомер кичерә. Аныӊ 95 яшьлек юбилее белән котларга килгән рәсми кешеләрнеӊ һәрберсе белән кыскача аралашып, үзенеӊ тормышындагы вакыйгаларга да  тукталып китәргә онытмады. Хәтерем әйбәт, әмма менә күз белән колак үзләренеӊ эшләрен башкармыйлар, ди ул елмаеп. Дөрестән дә, 90 яшенә кадәр актив тормыш алып барган, җәен җиләкләр, төрле үләннәр җыеп, кыш көннәрендә үз-үзенә даими шөгель табып  вакытын файдага уздырган апаныӊ  элекегечә эшли алмаганлыгына уфтанып куюы аӊлашыла.

Бала һәм үсмер чаклары сугыш вакытына туры килсә дә, Әминә апа ул чорларны хурламый. Бөек Ватан сугышы башланганда  яшь кыз  инде фермада эшләгән була.  Без укый алмадык, авылда 4 класс башлангычны тәмамлагач, 3 ел Сосна мәктәбенә йөреп укыдым, аннан соӊ колхозга чакырдылар. Авыр сугыш елларында түздек, һаман зарланып утырып булмый, ди тыл ветераны.

Зарланып булмый дисә дә, тормышта язмыш кемнәрнедер артык кырыс сыный шул. Күз атып йөргән авылдашы Мөбәрәкҗан белән ярәшеп, гаилә корып җибәрәләр, берсе-артыннан берсе 5 бала дөньяга килгән. Түгәрәк, матур тормышта яшәгән чорда, Мөбәрәкҗанныӊ  гомере кисәк өзелә. Олы кызына 12 яшь, ә иӊ кечесенә 3 яшь булган, кулда 5 бала белән 46 яшендә тол калган Әминә апа шулай итеп тагы сынала. «Шөкер, мин балаларымны аякка бастыру өчен барысын да эшләдем, төрле гәйбәт сүзләргә дә кермәдем, алдыма карадым да йөрдем. Сугыш вакытында, 1943 елдан райсобес дигән оешмада хисапчы булдым, аннан соӊ 1947 елдан пенсиягә чыкканчы район үзәгендә  хат ташучы булып эшләдем. 23 яшендә бер кызым үлеп китте, аны да бик авыр кичердем. Күз яшьләрен йотып, киләчәктә бар да яхшы булыр, дигән өмет белән яшәдем. Инде пенсиягә чыкканга да 40 ел узды, уйласаӊ озак вакыт инде»,– ди ветеран.

Үз җилкәсенә зур сумкасын элеп, район үзәгендә гәҗит-хатлар ташыган  Нигъмәтҗанова Әминә апа һәр өйдә көтеп алган кеше була. Хәзер генә гәҗитләрне ике-өч өйгә берне алдыралар, ул вакытта көн саен диярлек һәр өйгә 3-4 басма килде, сумка күтәрерлек булмый иде, ди ветеран.

Күптән лаеклы ялда булса да, олы малае Наил гаиләсендә тәрбияләнүче Әминә апа әле һәркемгә бик кадерле. Аныӊ 7 онык, 13 оныкчыгы һәм ике оныгыныӊ 2 баласы бар, аларныӊ һәрберсенә ул үрнәк өлге.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов ак әбинеӊ җилкәсенә ак мамык шәляулык салды, ил башлыгыныӊ һәм район җитәкчесенеӊ  рәхмәт хатларын, чәчкәләр бәйләмен  тапшырды, авыл җирлеге башлыгы һәм почта бүлеге җитәкчеләре Алмаз Рамазанов һәм Гали Фәйзрахманов үзләренеӊ рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Тормыш сынауларына бирешмичә, озак гомер кичергән тыл ветеранына ихластан матур теләкләр җиткерелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар