Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Ике көлтә солы... (+фото)

Яңгул авылында яшәүче Габделбәр Барыев 95 яшьлек олуг юбилеен пар канаты Нәзифә, табын тирәли балалары, кияүләре, киленнәре, онык-оныкчыклары белән каршы алды.

Габделбәр абый белән Нәзифә апа биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә барысы да үз гаиләләре белән матур гына гомер итәләр. 9 оныклары, 8 оныкчыклары бар. Шуңа да барысы бергә җыелгач, төп йортка сыймабыз дип, олуг юбилейны Балтачта кафеда үткәрергә булганнар. Тулы бер зал кунак җыелган. Ә табын түрендә 67 ел бергә гомер иткән, утны-суны бергә кичкән Габделбәр абый белән Нәзифә апа.

Ачлык елларында дөньяга килгән Габделбәр 13 яшеннән үк колхозга эшкә чыга һәм 70 яшенә кадәр намус белән хезмәт итә.
– Сугыш башланган вакытта мин ат җигеп Шәмәрдәнгә ашлык ташый идем. Атларны ашатырга дип 2 көлтә солы алып кайттым. Менә шул ике көлтә солы минем язмышыма кара тап төшерде дә инде, – ди юбиляр авыр сулап.

Габделбәр абыйны колхоз атларына дип алган ике көлтә солы өчен 1943нче елда кулга алалар. Ике ел төрмәдә утырып кайта. Габделбәрнең яхшы кеше икәнен, нахакка утыртылганын аңлаган җитәкче аңа карата мәрхәмәтле була. 76 ел вакыт узса да, төрмә җитәкчесен җылы хисләр белән искә ала Габделбәр ага. Тоткында чакта ул кухняда хезмәт итә. Мөмкинчелегеннән чыгып иптәшләренең тамагын да кайгырта. Тоткында бергә булган Әлмәт театрының халык артисты Әгъзам Галиуллин Габделбәр Барыевны шуның өчен «Оҗмах дустым» дип йөртә торган була. Очрашкан саен “Габделбәр абый гына мине ач үлемнән коткарды” дип рәхмәтләр укый.

Габделбәр абыйны якыннан белгәннәр аның һәрчак алдынгы карашлы, аек фикерле, хезмәт сөючән кеше булуы хакында әйтә. “Әниебез белән бер сүзгә килгәннәрен, безнең каршыда талашканнарын хәтерләмибез. Әтиебез һәрчак сәламәт тормыш рәвеше алып барды. Бәлки озак яшәвенең сере дә шулдыр”, ди балалары.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар