Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Инде менә ничә еллар «Чын йөрәктән» хәйрия акциясе дәвам итә

АСИЯ ҺӘМ РАДИК ЗАКИРОВЛАР, АЛАРНЫҢ БАЛАЛАРЫ ГӨЛНАРА ҺӘМ РАМИЛ ИНВАЛИД БАЛАЛАР ӨЧЕН «ЧЫН КҮҢЕЛДӘН» ХӘЙРИЯ АКЦИЯСЕ ҮТКӘРӘ.

Нәкъ ун ел элек Радик әфәнде инициативасы белән районда инвалид балалар өчен «Чын күңелдән» дип исемләнгән хәйрия акциясе үткәрелә башлый. Шәхси эшмәкәрнең теләк-тәкъдимнәрен район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә күтәреп ала. Шулай итеп әлеге акция балалар өчен зур бәйрәмгә әверелә. Аны балалар да, әти-әниләр дә зарыгып көтеп ала.
Быел юбилей елы буларак бәйрәм киңрәк масштабта үтте. Шәхси эшмәкәрнең үзе җитештергән продукциясеннән мул итеп табын әзерләнгән, кызыклы уеннар үткәрелде.
Рәхәтләнеп уйнады сабыйлар. Авырулар да бераз онытыла төште. Һәр бала игътибар үзәгендә булды. Бер генә бала да бүләксез калмады. Һәрберсенең теләге изге: язмыш тарафыннан кыерсытылган сабыйларның һәр елны күңелләрен күреп, шатландырганнары өчен чиксез рәхмәт Закировларга. Үз эшләгән яхшылыклары үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Янәшәбездә мөмкинлекләре булганнар күп булса да, ярдәмгә мохтаҗларга булышырга, изгелек кылырга ашыгып тормыйлар. Дөрес, бу һәр акчалы кешегә мәҗбүри дигән сүз түгел. Әмма... мөмкинлегең бар икән, нигә булышмаска? Радик Закиров үзе беркемнән дә күрсәтмә көтми, инде менә ничә еллар балалар өчен чын күңеленнән бәйрәм ясый.
- Шушы акцияне үткәрсәм, күңелемә, җаныма тынычлык алам. Гомере буе авырту-газап белән көрәшкән балаларның бер көннәрен булса да бәйрәмгә әверелдерәсе иде. Ә бит шушы кичәдән алган тәэсирләр аларга канат куя, алга таба яшәр өчен көч-куәт өсти, - ди игелекле эшмәкәр.
Лотерея уенына да нинди генә бүләкләр әзерләмәгән эшмәкәрләр. Өч телевизор, бассейн, электр чәйнеге, йомшак уенчыклар һәм башкалар. Бүләк откан балалар сәхнәдән атлап түгел, очып төшә. Йөзләрдәге елмаю, күңелдәге шатлык хисен сурәтләр өчен сүзләр табуы да кыен. Туган көн ияләрен һәм быел 18 яше тулган егет-кызларны да онытмаганнар. Бәйрәмгә махсус чакырылган гимназия укучыларының музыкаль сәламнәре дә кунаклар күңеленә хуш килде.
- Без әлеге акциядә берничә ел катнашып киләбез. Әйтергә кирәк, бәйрәм елның-елында матур үзгәрешләр белән истә кала. Әлеге чараны башлап йөрүче Асия һәм Радик Закировларга, аларның балалары Гөлнара белән Рамилгә, социаль яклау хезмәткәрләренә чиксез рәхмәт белдерәбез. Безне онытмый бәйрәмгә чакырып, газизләребезне сөендергән өчен киң күңелле Закировларга иң изге теләкләребезне ирештерәбез, - ди Шода авылыннан улы Рифкать белән килгән Рәүфә Габделхакова.
Бәйрәм барышында күз яшьләре белән әйтелгән изге теләкләр бик күп булды. Күпләре игелекле эшмәкәрләрнең күзләренә туры карап әйтмәсә дә, күңеленнән рәхмәт укыды.
Чара ахырында һәркемгә күчтәнәч пакетлар тапшырылды.
- Бәйрәмгә килгәнегез өчен рәхмәт. Киләсе елга да очрашырга язсын, - дип саубуллашты кунаклар белән Закировлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250