Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Ир-атлар белән беррәттән эшләде (+ бик күп фото)

Председатель белән ярдәмчесе мине тикшерергә килгәннәр иде. Башта берсе белән чаптым, аннан икенчесе белән. 13 пакуска артта калдырып киткәч, ышандылар.

Шеңшеңәр авылында гомер итүче Рәкыйбә Хафиз кызы Шәфигуллина шушы көннәрдә 95 яшьлек күркәм юбилеен каршы алды.

Шеңшеңәр авылында туып үсеп, шунда гаилә корып, гомере буе колхозда эшләгән юбилярның тормыш юлы бер дә җиңел булмаган. 15 яшьлек чагында Бөек Ватан сугышы башланып, үзеннән зурлар белән беррәттән эшләргә, бөтен авырлыкларны да күрергә туры килә аңа.

– Сугыш вакытында да эшләдек, тырыштык. Авыр вакыт булгач ул чакта хезмәт хакы түләмиләр иде. Казанның теге ягында 7 чакрым ераклыкта урнашкан бер авылда торф кистек. Аннан кайткач янәдән колхозда эшли башладым. Басуда да эшләдек, фермаларда да эшләргә туры килде. Пенсиягә чыккач авыр эшләрдә йөрмәдем, алай да хезмәт белән көн күрдем, – ди юбиляр.

Рәкыйбә апа хакында кем белән генә сөйләшсәң дә соклануларын белдерәләр. Ир-атлар белән беррәттән эшли иде ул, аларны да уздыра иде әле, дип. Үзе дә бик яратып сөйли әбекәй ул хакта.

– Мин килен булып төшкәндә иремнәрнең тормышлары бик яхшы дип әйтерлек түгел иде, алай да бик әйбәт яшәдек. Тормыш иптәшем Нәкыйп бик акыллы кеше иде. Субашта колхоз председателе дә булып эшләде. Соңыннан авылда бригадир вазифасын үтәде. Шул чакта мин борчак, бике чаба идем. Ире бригадир булгач моныкын күп итеп яза торгандыр, моның кадәр чаба алмас, дип председатель белән ярдәмчесе мине тикшерергә килгәннәр иде. Башта берсе белән чаптым, аннан икенчесе белән. 13 пакуска артта калдырып киткәч, ышандылар, – дип елмая Рәкыйбә әби. – Әйбәт эшләдем бик, эшләгәнгә премия итеп кул сәгате дә бүләк иттеләр хәтта.

Эшләгән елларын елмаеп, сөенеп, горурланып сөйләде дә юбиляр, бер мәлгә моңсуланып калды. Йөрәк ярасы – улы хакында искә алды: «Ике балабыз булды – бер кыз белән бер малай. Улым яшьләй гүр иясе булды, кызым исән-сау, шөкер. Бүгенге көндә киленем Фәния белән бер-беребезгә олуг терәк булып, бик матур итеп яшибез».

– Рәкыйбә апаның улы белән кечкенәдән бергә уйнап үскән кешеләр без. Ул да әти-әниләренең тырышлыкларын күреп үсеп, алар кебек бик булган кеше иде, – дип искә ала «Маяк» җәмгыяте җитәкчесе Хәлил Хаҗиев.

Юбилее белән котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, «Маяк» җәмгыяте җитәкчесе Хәлил Хаҗиев, Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы Рафил Салихҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина белән дә юбиляр рәхәтләнеп сөйләшеп, гел яшьлек елларын искә алды. 95 яшенә җитүенә, бүгенге имин, тыныч көннәрдә яши алуына, ризыкларның муллыгына шөкер итте.

– Бүтән җирем бик авыртмый, аякларым авырта, шуңа бик йөри дә, эшли дә алмыйм инде хәзер, – ди тик утырырга өйрәнмәгән Рәкыйбә апа.

Әбинең картлыгы киң өйләрдә, кадер-хөрмәттә үтә. Килене Фәния апа белән икесе генә яшиләр. Шулай да кунаклар өзелми алардан, я кызы килеп хәлләрен белә яки онык-оныкчыклар кайтып өйне шат авазга күмә. Килен белән кайнана түгел, әни белән кыз кебек алар.

– Мин дә Шеңшеңәр авылы кызы, 1982 елда шушы йортка килен булып килдем. Әти белән әнинең тигез, матур чаклары иде әле ул. Әни белән 39 ел бергә яшибез, әти белән 32 ел бергә яшәп калдык. Бик әйбәт торабыз. Алар мине бик яхшы кабул иттеләр. Ирем дә бик тырыш, бик булган кеше иде, колхозның алдынгы механизаторы булып макталды. Тик гомере генә кыска булды. Бер ул һәм бер кызыбыз туды, бүген инде оныклар сөям. Алдагы көндә дә әни белән бергә матур итеп, Аллаһы Тәгалә биргән гомерне тазалыкта, бер-беребезнең кадерен белеп яшәргә язсын. Минем өчен дә зур иптәш ул. Өйдән чыгып китсәм дә, кайтып керсәм дә ул бар дип сөенәм, – ди Фәния апа.

90, 95 яшьлек өлкәннәр янына барып кайтканнан соң аларның яшьлек елларында күргән авырлыкларны уйлап, тагын да ныграк соклану хисе уяна. Яшәгез сез, өлкәннәр. Бүгенге тормышның рәхәтен, муллыгын күрегез, сәламәтлегегез нык булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 95 яшьлек юбилей Шеңшеңәр авылы