Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Истәлеккә иңнәренә ак шәлъяулык япты (+фото)

Арбаш авылында яшәүче хезмәт ветераны Гәүһәрия Нәбиуллинаны 90 яшьлек күркәм юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов килде.

Матур котлау сүзләре белән Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын, район башлыгының истәлек бүләген тапшырды. Юбилей истәлеге булсын дип ак шәлъяулык бүләк итте. 

Замананың бар авырлыгын үз җилкәсендә татыган, гомер буе тырыш хезмәт белән көн күргән Гәүһәрия әби олуг юбилеен якыннары хөрмәтендә, күрше-күләм, туганнары белән мул табыннар артында кршы алды. Балалары әниләренең туган көне уңаеннан мул табыннар әзерләп коръән ашы укыттылар.

Алар тормыш иптәше Әлтәф абый белән 65 ел матур гомер итеп, 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч бүгенге көндә Әлтәф абый гүр иясе. Бүген Гәүһәрия апа  унөч оныгы һәм унсигез оныкчыгы өчен бик кадерле әби булып гомер итә. Үз йортында ялгызы яшәсә дә, балалары  һәрвакыт кайтып тора, ярдәм итә, булыша. Карадуганда яшәүче кызы Нурия исә көндәлек әнисе янында.

- Әниебез бик сабыр кеше безнең, бик күп авырлыклар күрсә дә, күңел матурлыгын югалтмаган. Мебель, мех фабрикаларында эшләгән, гел мактаулылар рәтендә булган. Сукыр калган әбисен, соңрак әнисен тәрбияләгән. Кызганыч, соңгы елларда сәламәтлеге бик какшады. Ике мәртәбә операция кичерде, күзенә ак төште. Без аңа сызлануларсыз, имин, тыныч картлык телибез. Әле озак еллар безнең терәгебез булып яшәргә язсын. Әни ул җир йөзендәге иң зур бәхет, – ди кызы Нурия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнен энине котлап килгэн район башлыгына бик зур рэхмэт. Бугенге кондэ 90 яшькэ кадэр яшэу бик зур бэхет хэм шатлык ул. Без алты баласы энинен бик зур байлыгы хэм бэхете булды.Безнен эни 100 кадэр яшэр диеп ышанып калабыз. Синен олы улын,

    • аватар Без имени

      0

      0

      Чаллы шэхэренэ яшэуче, синен олы улын Эхмэт.