Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Истәлекле көн яки тормышлар бик рәхәт, тик без генә картайдык... (+фото)

Яңгул авылында яшәүче тыл ветераны Бәрия Шакирова үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды.

- Тормышлар бик рәхәт, тик без генә картайдык.  Әле олыгайсам да, тик утырасым килми. Ашарга да пешерәм, камыр ризыклары да әзерлим, – ди юбиляр.

1941 елның ноябрь аенда әтисен сугышка алалар. Ул чакта Бәрия апага 10 яшь була. Башка яшьтәшләре кебек бик иртә кул арасына керергә туры килә. Басуда башак җыюлар, ындыр сугулар, бераз үсә төшкәч, яшелчә һәм кортчылык бригадасында эшләүләр, урман кисүләр... Гомере буе колхоз эшендә булган Бәрия апа. Лаеклы ялга чыккач та эшләгән хәтта. Кызганыч, әтисе генә сугыштан әйләнеп кайтмаган. 1944 елда яу кырында һәлак булды дигән хәбәр генә килә. Сәлам хатларын яу кырыннан еш килмәсә дә, килгәләп тора. Һәр хатында ул кызларына шигырь юллары белән:

“Ефәк тасма алып кайтырмын,

Чәчегезне үрергә” дип  яза торган була.

Күрсәткән батырлыклары өчен бик күп медальләргә лаек булган Зәки абыйга  “Батырлык өчен” медале 45 елдан соң кызы Бәриягә тапшырыла.

Бәрия апа авылдашы Мәҗиткә тормышка чыгып, биш балага якты дөнья бүләк иткән. Бүгенге көндә сигез оныгы, ундүрт оныкчыгы бар. Юбилей көнендә һәммәсе дә төп нигезгә җыелган иде. Район җитәкчелеге дә, җирле хуҗалар да Бәрия апаны истәлекле көне белән котлап, бүләкләр тапшырдылар.

Һәр туган көнгә шөкер итеп, балаларыма, онык-оныкчыкларыма хәерле гомерләр телим, без күргәнне беркемгә дә күрергә язмасын, балалар әти-әниле булып тигез гаиләдә үссен, дип тели төп йортта улы Илшат, килене Энҗе белән мул тормышта гомер итүче Бәрия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев