Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Юбилярда кунакта (фото)

Районыбызның якты киләчәге өчен хезмәтен дә, күңел рухын да кызганмый яшәгән Нәзирә Хәбибуллинага бәхетле картлык телибез.

Бүген Балтач бистәсенең Төзүчеләр урамында юбилей, районыбызның акъәбиләреннән берсе булган Нәзирә Әюп кызы Хәбибуллинага 90 яшь тулды.

Балтачның хөрмәтле өлкәнен район җитәкчелеге исеменнән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, шәһәр җирлеге вәкилләре килделәр.

Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау хаты, Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллинның Рәхмәт хаты, бүләкләр, чәчәкләр, теләкләр, газетага очерк, радиорепортаж, фотосессия... юбилей әнә шундый матур мизгелләргә бай булды.

Районыбызның якты киләчәге өчен хезмәтен дә, күңел рухын да кызганмый яшәгән Нәзирә Хәбибуллинага бәхетле картлык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев