Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Изге гамәл

«Бер рәхмәт мең бәладан коткара ул, балам» дип әйтеп үстергән әби балалары алар. Сүзем «Әмәнулла әлепле артистлары» дигән комедия куеп йөрүче Шубан артистлары турында. Артист дисәм дә ялгышмам, чөнки Фәрит Хәлиуллин, Рифат Закиров, Абдулла Вәлиуллин, Гәүһәрия Шәйхиева, Рәсүлә Гыйматова, Фирдинә Хәсбиуллинаның берсе өчен дә сәхнә яңалык түгел. Кайсы терлекчелектә, кайсы...

«Бер рәхмәт мең бәладан коткара ул, балам» дип әйтеп үстергән әби балалары алар. Сүзем «Әмәнулла әлепле артистлары» дигән комедия куеп йөрүче Шубан артистлары турында. Артист дисәм дә ялгышмам, чөнки Фәрит Хәлиуллин, Рифат Закиров, Абдулла Вәлиуллин, Гәүһәрия Шәйхиева, Рәсүлә Гыйматова, Фирдинә Хәсбиуллинаның берсе өчен дә сәхнә яңалык түгел. Кайсы терлекчелектә, кайсы мәгариф системасында эшләүче бу авылдашларыбыз эштән соңгы буш вакытларында сәхнәгә менеп кешеләр күңелен күрергә дә вакыт табалар. Надир Гыйматов, Фирдинәнең улы Илшат кебек яшьләребезне дә үз артларыннан ияртә беләләр. Авылыбызның авыру кызчыгы Азалия Хәйретдиновага ярдәм итү уңаеннан оештырылган бу тамашаны аның туганнары Резеда һәм Миләүшә Гатауллина һәр авылда бик оста итеп башлап җибәрәләр. Инде унлап авылда булып, зур рәхмәтләр ишетеп кайттылар. Тамашаның музыкасын да, декорациясен дә үзебезнең авыл талантлары - Миләүшә Гатауллина, Рәфыйка Галимуллина, Лилия Хәсбиева бик матур эшләгәннәр. Авылдашларыбыз бу комедия белән район мәдәният үзәге сәхнәсендә дә чыгыш ясаячаклар.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев