Изгелек җирдә ятмас
Закировлар инде озак еллар инвалид балаларга карата “Малым жәл түгел сезгә!” дигән принцип белән яши.
Яхшылык кыл да суга ат, балык белер, балык белмәсә, халык белер.
Ураза гаете көннәрендә танылган эшмәкәрләр Асия һәм Радик Закировлар районда яшәүче 162 балага бәйрәм күчтәнәчләре өләште. Балалар бик куанган, “бик куанды оныгым, елап ук җибәрде”, дип, бер әбидән хәбәр дә килде. Һәр балага 500 сумлык күчтәнәч тулы пакет, изгелекләренең игелекләрен күрсеннәр. Закировлар инде озак еллар инвалид балаларга карата “Малым жәл түгел сезгә!” дигән принцип белән яши. Шулай ук Балтач эшмәкәрләре Данил һәм Гөлүзә Гыйләҗетдиновалар да ун аз керемле, ялгыз яшәүче, авыру өлкәннәрне барлап, күчтәнәч тулы пакетлар өләштеләр.
Кайчак безгә “сәдака бирер кеше юк Балтачта”, дип шалтыраталар, кемгә бирергә микән, дип сорыйлар. Изгелек эшлим дигән кеше як-ягына карана, эзли, таба, куандыра, үз изгелегенә үзе дә куанып яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев