Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Изгелек кылу ниятеннән башкарган эшләре күп

Әле менә күптән түгел район халкы белән бергәләп башкаладагы «Приют человека» тернәкләндерү үзәгенә ярдәм итү йөзеннән, кием-салым җыю акциясе оештырдылар.

«Балтач нуры» мәчете яныннан көн дә диярлек үтеп йөрим. Эшчәнлеген көн дә күзәтәм диярлек. Бу җомга яныннан узганда хәзрәт бик үтемле итеп яхшылык кылу турында вәгазь  сөйли иде. Сөйләрлекләре бар, рәхимлелек арты рәхимлелекне кылып кына тора бу мәчет. Әле менә күптән түгел район халкы белән бергәләп башкаладагы «Приют человека» тернәкләндерү үзәгенә ярдәм итү йөзеннән, кием-салым җыю акциясе оештырдылар. Игелекле чара ун көн дәвамында барды. Әлеге акцияне оештыручылар – Нормабаш авылы клубы мөдире Рузилә Шамкаева белән алда әйтеп үткән «Балтач нуры» мәчете имам-хатыйбы Илгиз хәзрәт Әхмәдуллин. Изгелек кылу ниятеннән башкарган эшләре күп, тик хәзрәт бу хакта сөйләргә теләми булса кирәк, ул нияттән булган сорауларны җавапсыз калдыра. Хәер, чираттагы җомга вәгазендә яхшылык кылгансың икән, сөйләп йөрмә, дип җитди генә әйтте шул ул.

– Илгиз хәзрәт бу хәбәрне имамнар җыелышында җиткерде. Шуннан соң Балтач, Норма, Кариле мәчетләрендә кием җыю пунктлары оештырылды, – ди Рузилә Шамкаева.

Район халкы киелмичә яткан киемнәре белән бүлешергә атлыгып торган. Берәүләр мендәр, юрганнар китерсә, икенчеләре – кышкы, өченчеләр бала киемнәре китергән. Кием бар иде, диючеләрнең өйләренә дә барып алганнар. «Авыл кешесе дә булыша ала, бирерлек әйбере бар. Өлеш чыгара икән, рәхмәттән башка сүз юк. Элек районда хәйрия кибете бар иде, тик ихтыяҗ булмагач, аны яптылар. Кирәк булса, кеше кергән булыр иде. Барысы да бушка бит. Без Казанга чыннан да мохтаҗ булганнарга илттек. Приютта эшләүчеләр әйтүенчә, абынган кешеләрнең дә матур тормышка, әйбәт киемгә, тәмле ризыкка хакы бар. Мин дә моның белән килешәм», – ди Рузилә.

Приютка баргач, балтачлы-ларның күңелләре бөтенләй үзгәреп кайткан. Алар мохтаҗларга бер олау кием алып килгән. Яшьләр дә, өлкәннәр дә өлеш чыгарган. Бигрәк тә урта яшьтәгеләр актив катнашкан.

Шәһәр халкы аларның күз алдында үзенә кирәклесен алып киткән. Алар арасында күпбалалы гаиләләрдән килүчеләр дә бар. Кемнеңдер пенсиясе ашарына җитми. Берәүләр эшсез калган, авырлык кичерүчеләр аз түгел. Үзәктә социаль мунча, ашханә, кер юу, кием бирү бүлеге эшли икән. Юрист, психолог ярдәме күрсәтелә. Барысы да бушлай. Эшкә урнаштыру мөмкинлеге дә бар.

Бу акция соңгысы булмас, күңелләре изгелектә булганнарга үзебез дә ярдәм итик, җәмәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: изгелек «Балтач нуры» мәчете «Приют человека»