Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Кадер-хөрмәт – олы бәхет

Чепьяда яшәүче тыл ветераны, 90 яшьлек Әлфия Хәлиулла кызы Дәминова авылның иң хөрмәтле, абруйлы өлкәннәренең берсе.

Нөнәгәр авылында дөньяга килгән Әлфия ике яшьтән әнисез кала, үги әниләре Хәдичә балаларны үзенекедәй күреп тәрбияли. 1943 елда әтисе дә үлеп китә. Ятимлек ачысы, авыр тормыш аңа бик иртә житлегергә, тормыш йөген тартырга мәҗбүр итә. Ул яшь килеш колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя: Шәмәрдән станциясеннән орлыгын да ташый, сыер җигеп тырмалый да, тиресен дә түгә. “Язын мәктәпкә барып экзамен бирәбез дә, Шәмәрдәнгә орлыкка чыгып китәбез. Ашлык сукканда атналар буе басудан кайтмый идек”, дип искә ала Әлфия апа ул елларны.

Авылдашы Мансур Дәминов белән алты балага якты дөнья бүләк итеп, күпләргә үрнәк булып яшәделәр. Берсеннән-берсе тәртипле, тәрбияле балалар үстерделәр, укыттылар, гаиләле иттеләр алар. Бу йорттан кеше өзелмәде, ачык чырай, тәмле тел бар кешегә җитте. Марсель, Миләүшә, Римма, Марат, Азат, Айрат һәрберсе гаиләле булып, матур гына гомер кичерәләр. Мансур абый инде вафат, төп йортның тоткасы, өйнең нуры  булган Әлфия апа исә балаларының игелекле булуларына, 10 онык һәм 13 оныкчыгының шатлык-куанычларына сөенеп яши.

– Әниебез көнкүреш комбинатында эшләп лаеклы ялга чыкты. Эшен җиренә җиткереп намус белән башкарганга күрә әле пенсиягә чыккач та тиз генә эштән җибәрмәделәр үзен. Без мәктәпне тәмамлаган елларда укысыннар, кеше булсыннар дип хәтта дүртәр эштә эшләде әни. Эш-гамәлләре белән әти-әниебез безгә һәрчак үрнәк булдылар. Газзәбану әбиебезне кадерләп-хөрмәтләп, тәрбияләп, соңгы юлга озаттылар. Без – әби тәрбиясе алуыбыз белән дә бәхетле балалар, – ди кызы Миләүшә.

 

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар