Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

“Кадер-хөрмәттә яшим”, дип сөенә Гөлфия Әхмәтгалиева

Сосна авылында яшәүче Гөлфия Әхмәтгалиева бүген үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп узды.

Гомерен туган авылына, туган колхозына багышлаган шәхес ул. “Яшьлегебез бик авыр чорларга туры килде, Лаешка барып урман кисәргә дә, чана белән тирес түгәргә дә, борчак чабарга да, фермада эшләргә дә насыйп булды. Күрмәгәнне күрдек инде. Алай да бүгенге тыныч, бәхетле тормышыбыз ул авырлыкларны оныттырды. Үзем гаиләле булмасам да, сеңлемнең балалары, оныклары тәрбияләп, бик хөрмәт итеп яшиләр, рәхмәт аларга”, дип истәлекләре белән бүлешеп, изге теләкләрен җиткерде юбиляр.

Гөлфия әби бүгенге көндә сеңлесе Тәзкирә апа белән яши. Икесе дә өлкән яшьтә булсалар да, бер-беребез өчен бик кирәк һәм бик кадерле әле без, диләр. Гөлфия әби турындагы тулы язманы “Хезмәт”нең алдагы саннарыннан укып белә алачаксыз.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сосна авылы өлкән юбилярлар