Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Кара икмәк яки йөрәктә калган еллар хакында (+фото)

Чутай авылында яшәүче Мөнәвәрә Галимҗанова 90 яшьлек юбилеен камил  акыл, кызларга биргесез җитезлек белән каршы алды. Күзләр генә тимәсен берүк.

Орчык кадәр генә карчыктагы шуның кадәр энергиягә, тел байлыгына, күңел матурлыгына сокланып, гаҗәпләнеп кайттым бу көнне. Аралашкан чакта мин аны югары уку йортларында укыткан галимә итеп күз алдына китердем. Бар нәрсәдән хәбәрдар, сөйләм әдәбе, гыйлемлелеге... шаккатарлык. Юкса, гади хезмәт белән көн күреп, авыр елларны үз җилкәсендә күтәргән, тормыш иптәше белән ил-көннәргә игелекле ул һәм кыз бүләк иткән кеше ул Мөнәвәрә апа.

Мин бик бәхетле кеше. Балаларым, онык-оныкчыкларымның матур тормышта яшәүләрен күреп сөенәм. Әле аларны тәрбияләүдә үзем  катнаша алуым белән дә бәхетле. Аллага шөкер, үз аякларымда йөреп, тормышның матурлыгын күрәм. Һәр эшемне төгәл итеп эшли алам, – дип шөкерана кыла  юбиляр.

Мөнәвәрә апаның тормышы чын мәгънәсендә китап язарлык. Ике абыйсы сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алына. Курс дугасына барам да, чәй эчкәч тә әйләнеп кайтам, дип хат язган абыйсы мәңгелеккә шунда ятып кала, икенче абыйсы сугыштан аяксыз кайта. Дәхия апасы урман кискәндә үлә. Мөнәвәрә үзе кечкенәдән тере, тырыш, максатчан, гадел һәм  үзе әйткәнчә, туры була.

Үсмер чагым. Ул чактагы колхоз рәисе Хәкимулла абзый фермага эшкә чакыра. Ризалашмадым.  Әгәр фермага төшсәм, башкалар кебек шунда каласым була, дидем рәискә. 50 сутый урак урсаң, фермага төшмәссең ди Хәкимулла абый. Мин бит сүзгә кеше кесәсенә керә торганнардан түгел. “Урам, карап торырсыз урам”, – дидем.

Сүзендә тора Мөнәвәрә ике көн дигәндә 50 сутый урак ура. Эшкә булган, тапкыр сүзле Мөнәвәрәне авылның иң булдыклы, чибәр егете Фоат үзенә гомерлеккә яр итә. Әнисе Рәбига дә киленене беренче көннән үз итә. Гаилә бәхетен арттырып, Әнис, соңрак Зөлфә якты дөньяга аваз сала. Фоат авылның данлыклы тимерчесе була. Алма агачыннан ерак төшми диләр, Әнис белән Зөлфә дә әти-әниләре кебек бик уңган-булган кешеләр. Әнис әфәнде КФУ ның исәпләү математикасы һәм информацион технологияләр институты информацион системалар кафедрасы доценты, физика-математика фәннәре кандидаты. Ә Зөлфә ханым озак еллар Кили мәктәбе директоры булып эшләде, яңа мәктәп салдыруда да аның өлеше бәяләп бетергесез.

Аллага шөкер,  балаларым иң зур терәкләрем, бик горурланам алар белән. Кадер-хөрмәттә яшәтәләр. Табын артына утырган саен кара ипинең бер кисәген тәлинкә кырыена алып куя торган гадәтем бар. Шуны күреп балалар “Әни, муллык заманы бит, нигә кара ипи белән генә ашыйсың, өстәл тулы сый-нигъмәт. Ачлык заманы бетте бит”, диләр. Ул еллар узса да, ачлык безнең күңелләрдә калды шул, дим. Барысын да күрдек, ачлыгын да, бүгенге муллыкны да. Шуңа да мин Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер. Тормыш матур, балаларым, оныкларым мул тормышта яши. Әни, әби кеше өчен моннан да зур шатлык була аламы?– ди юбиляр.

Өлешенә тигән авырлык-кыенлыклардан беркайчан да сыгылып төшмичә, тормыш иптәше белән шатлыкларны бергә бүлешеп, кайгыларны уртаклашып яшәгән, бүген төп нигездә туган йорт җылысын саклап балаларыонык-оныкчыклары хөрмәтендә яшәүче Мөнәвәрә апа өлкән яшьтә булуына, дәһшәтле сугыш һәм аннан соңгы елларда авыр хезмәттә бил бөгүенә карамастан, тормышны яратуы, оптимист булуы сокландыра, ди аның хакында җирлек җитәкчесе Альфред Әхмәтханов та.

Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов та килгән иде. Җитәкче Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин исеменнән котлау открыткасы һәм Балтач районы башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырганда, ветеранга озак еллык фидакарь хезмәте өчен олы рәхмәтен җиткерде, ныклы сәламәтлек, озын гомер, иминлек, якыннарының кайгыртуын теләде.

Мөнәвәрә апаны бүгенге көндә социаль хезмәткәр Руфинә Гайфетдинова тәрбияли. “Руфинә ярдәмчем генә түгел, сердәшчем дә, кызым кебек якын да. Кешелекле, ачык, таләпчән, әдәпле булганы өчен бик хөрмәт итәм.Рәхмәт аңа”, ди юбиляр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев