Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Кариледә юбилей

Бүген, ягъни 5 гыйнвар көнне Кариле авылында яшәүче Өммегөлсем Йосыповага 90 яшь тулды.

Биш яшендә - әнисез, 12 яшендә әтисез калган кызның балачагы, үсмер вакытлары бик авыр елларга туры килә. Ике абыйсын сугышка озата ул.

- Минем күргәннәрем томлы-томлы китап язарлык. Кариледә минем кадәр берәүнең дә күргәне юктыр. Язмыш... нишлисең, берәүгә дә үпкәләп булмый. Хәзер тормышларыбыз мул, бик рәхәт. Мирвәтем белән гөрләшеп, балалар-оныклар тормышына куанып яши идек. Бабаем гына китеп барды шул. Гомерем бетмәгәч, үземә 90 яшьлек юбилеемны да каршы алырга насыйп булды, - ди юбиляр.

Янында әни дип өзелеп торучы дүрт баласы, әбекәй дип дәү әниләренең кочагында назланучы тугыз оныгы, әбиләренең алдыннан да төшмәүче биш оныкчыгы өчен дә әлеге көн бик истәлекле. Чөнки ничә яшьтә булсаң да әни кирәк. Аның үтемле кинәшләрен, назлы күз карашларын, йомшак итеп башлардан сыйпавын беркем дә алыштыра алмый.

- Яшь чагында күргән авырлыклар, михнәт-газаплар өчен яшисең бар әле, әни, - ди юбилейга җыелган балалары бертавыштан.

Әлеге теләкләргә Өммегөлсем апаны котларга килгән район, җирлек җитәкчеләре дә бик теләп кушылды. Шулай ук озак еллар хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан Шәмәрдән ягулык станциясе коллективыннан да юбилее белән тәбрикләргә килгәннәр иде.

- Рәхмәт яугырлары, бер вакытта да онытмыйлар. Өлкәннәр көнендә дә мул итеп бүләкләр тапшыралар. Менә бүген дә ничек зурлап килгәнсез, - дип куанды юбиляр.

Төп нигездә улы Айрат, килене Миләүшә, оныклары Айнур, Айгөл белән бер-берсен күз карашыннан аңлап, гөрләшеп яшәүче Өммегөлсем апаның тормышына сокланып кайттым
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250