Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Картаямыни соң йөрәк, Маңгайлар сырланса да?

Бер гасырга якын гомер иткән юбиляр, ак яулыклы татар әбисе белән очрашкач, кинәт шул җыр искә төште. 90 яшендә кызлар шикелле җил-җил атлап йөргән әбиләр белән күрешү, күрәсең, күңелдә шундый гаҗәпләнү, соклану хисләре уятадыр.

Нәгыймә Хәйрулла кызы Гыйләҗева тумышы белән Шубан авылыннан. «Кулак баласы» дип нахакка рәнҗетелергә туры килде, әтием Нормага шоферлыкка укырга китәргә киңәш итте. Аның сүзен тыңладым һәм 3 айлык курсларны тәмамлап, тракторчы булдым», - дип искә ала ул.
«Кем безгә ышанып руль тапшырсын?» - дип уйлаган чаклары да күп була, әмма сугыш елларында артык сайланырлык булмый, таныклык алуга, трактор бирәләр үзенә. 9 ел Нәгыймә апа «Алга» колхозында трактор йөртүче булып эшли. Аннан 19 ел гомерен меховойда эшли, 10 елын дежуркада техничка вазыйфасын башкара.
Тормыш иптәше Миңнехан абый белән дә «тимер ат»ы таныштырган: «РТСка ниндидер йомыш белән килгәч, Миңнехан Арчага китмәсәң, минеке буласың диеп, юлымны бүлде, кич ат җигеп алырга да төште», - дип хатирәләре белән уртаклашты ул. Шулай итеп, 1948нче елда ир хатынына әверелә. Тормыш иптәше Миңнехан абый белән 5 бала үстерәләр. Кызганычка каршы, Миңнехан абыйга хатынының 90 яшьлеген күрергә насыйп булмаган.
Әмма Нәгыймә апа ялгызлыкка бер дә бирешми: улы Илсур, килене Роза тәрбиясендә 8 оныкка, 9 оныкчыкка кадерле әби, хөрмәтле дәү әни булып яши бирә. «Киленнән уңдым, 32 ел бергә яшибез, авыр сүз ишеткәнем юк, үз кызым кебек», - ди.
Сокланырлык, баш иярлек язмышның сынауларына бирешмәгән ак яулыклы әбиләр каршында!
Нәгыймә әби үзен котларга килүчеләр белән бик теләп аралашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250