Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Картлыкның иң зур бәхете

Югары Шубан авылының йөз аклыгы, тере тарихы булган акъәби шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп узды.

Районыбызның кайсы гына авылына барма, аларның төзеклеге, матурлыгы горурлык хисе уята. Бу беренче чиратта райондашларыбызның  тырышлыгы, осталыгы хакында сөйли. Ә инде  авылның өлкәннәре белән очрашсаң, авылның бәрәкәтле үткәне, бәхетле бүгенгесе, якты киләчәк бүләк итүчесе менә кемнәр икән, дип сокланасың.

Югары Шубан да тырыш халкы белән макталган авылларның берсе. Садыйковлар гаиләсе исә авылның йөз аклыгы. Йортлары әллә каян балкып тора. Урыны гел түрдән булган Фәүзия Мөҗип кызы Садыйкова исә гаиләнең генә түгел, авылның да бик хөрмәтле кешесе.

Югары Шубан авылының йөз аклыгы, тере тарихы булган акъәби шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп узды.

Юбилейга килгән балалары, туганнары, район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, җирлек башлыгы Раиф Мөҗипов, «Алга» җәмгыятенең баш икътисадчысы Фәнил Ибениев, авыл имамы, юбилярның бертуган энесе Габделрәис Мөҗипов тарафыннан бу көнне бик матур теләкләр әйтелде.

Балачагы, яшьлеге авыр елларга туры килсә дә, күңел матурлыгын югалтмаган юбиляр бүгенге тормышының мул булуына көн дә шөкерана кыла.

– Без бик яшьли кул арасына кердек. Борчак йолкырга йөри идек. Карабодай чүпләре утадык. Бармак башларыбыз ярылып бетә иде. Ашарга да юк. Черек бәрәңге ашап, ашлык башларын җыеп кыздыра идек. Барысына да түздек. Аллаһыга шөкер, бүгенге тормышларыбыз мул. Елларга тынычлык бирсен. Әниләребез әйтмешли, патшалар күңеленә миһер-шәфкать бирсен. Без күргәннәрне балаларга, оныкларга күрергә язмасын, – ди юбиляр.

Фәүзия апа авылдашы Котдус абый белән гаи-лә корып, Шубанның хөрмәтле кешеләре булып яшәп, 7 бала тәрбияләп үстергәннәр.

– Котдус авылның иң оста механизаторы иде. Кулыннан килмәгән эш булмады. Мин дә гомерем буе колхозда эшләдем. Балаларны кечкенәдән тырыш хезмәт белән үстердек. Рәхмәт, бик туганчылыклы булдылар. Оныкларым да бик яхшы. Алары үз балаңнан да татлы була икән аның, – ди Фәүзия апа.

Әлеге матур көннәрне, кызганыч, Котдус абый гына күрә алмый. Фәүзия апа 50 яшендә тол кала. Шөкер, ул ялгызы түгел, аның иң зур байлыгы – алты баласы, ундүрт оныгы, унике оныкчыгы. Урыны һәрчак түрдә, кадер-хөрмәттә яши. Картлыкның иң зур бәхете бу.

– Әниебез тол калгач, безгә әти дә, әни дә булды. Дөрес тәрбиясе өчен чиксез рәхмәт аңа. Бүгенге көндә барыбыз да парлы матур тормышта яши. Әниебез янына һәрдаим сагынып кайтыр өчен төп йортыбыз бар. Энебез Альберт белән кыз туганыбыздай якын киленебез Фәридә безне һәрчак якты йөз, мул сыйлы табыннар белән каршы ала. Әниебезне тәрбияләргә дип Фәридә эшеннән дә туктады. Кадерле кешебезнең картаймыш көннәре кадер-хөрмәттә, муллыкта узуына без бик куанабыз, – ди юбилярның балалары.

Бу, әлбәттә, Фәүзия апа-ның һәрчак игелек кылып, яхшы күңелле булып яшәвенең әҗер-савабыдыр. 19 ел кайнанасы белән яшәп, ир туганнарын хөрмәтләп яшәгән Фәүзия Садыйкова авылдашлары арасында да зур хөрмәт казана, күршеләре дә гел хәлен белеп кенә тора, алар нигезеннән беркайчан да кеше өзелми, читтән кунакка кайтканнар да вакыт табып, авылның акъәбисе янына сугыла.

– Фәүзия апа Шубаныбызның аяклы тарихы ул. Авыл мәчетенең тарихын язган чакта да бик ярдәм итте, – дип сөйли авыл имамы Габдерәис Мөҗипов.

Һәр көнгә шөкер итүче, балалары, оныкларына минут саен хәерле гомерләр, имин киләчәк теләүче Фәүзия апа белән аралашкан бер сәгать вакыт эчендә кабат әбиле рәхәт чагыма кайткандай хис иттем үземне. Әбиле бәхетне бары әби белән төп йортта үскәннәр – оныклар гына аңлый һәм белә. Ап-ак яулык бөркәнеп, өй түрендә балкып утыручы Фәүзия апага матур картлыкта, бәрәкәтле елларда якыннарын куандырып, сызлануларсыз яшәргә язсын.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев