Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Күңел һаман да эшне сагына

Салавычта  эшләгән елларын сагына ул

«Хезмәт» ебезнең яшьтәше, 90 яшьлек Илгизәр Җәләлиева бүгенге көндә кызы Зөһрә, кияве Володя белән Балтач бистәсендә гомер кичерә. Аларның өйләре бистәнең искиткеч ямьле бер табигать почмагында, урман буенда урнашкан, утарда бик күп этләр, алар шундый матурлар, кадерлеләр, барысы да токымлы, арада бик зурлары да бар, кайсыберсе өйдә дә яши. Володя абый Чепья авылыныкы, отставкадагы хәрби, хезмәт юлын илләр кичеп узган. Хәзер менә тормыш иптәше Зөһрә белән туган якларына кайтып төпләнгәннәр, Илгизәр апаны да үз яннарына, яңа йортка алганнар.

Илгизәр Җәләлиева белеме буенча укытучы, Салавыч урта мәктәбендә балаларга белем биргән, аннан мебель фабрикасына эшкә күчкән. Ире Фарук та  биредә эшләгән була, кызганыч, урман кисәргә баргач, өстенә агач төшеп үлә. Өч баланы берүзе аякка бастыра ана. Мебель фабрикасының ул чактагы җитәкчесенә рәхмәте чиксез аның, ягарга утын кирәк булса да, гомумән, нинди ярдәмгә мохтаҗ, булышкан.

– Институтны тәмамлап кайткач, Салавыч мәктәбендә эшли башладым, – дип тәүге хезмәт урыны турында сөйли Илгизәр апа. – Татар һәм рус телләреннән урыттым. Мәктәп мәчет бинасында иде. Мәктәп директоры – Хәлил абый, Сәет абый – урынбасар, Сания апа – рус теле укытучысы, ике Әминә татар теле укыта, һәм Галимуллин Котдус... Алар мәрхүмдер инде. Әгәр алай булмаса, мине бәйрәмгә чакырырлар иде, Хәлил абый мин килгәндә үк олы иде инде. Минем аларга бик тә, бик тә рәхмәтем зур.

Илгизәр апаның мәктәпнең юбилейлары турында әйтүе. Нигәдер укытучы булып эшләгән еллары әнә шулай күңеленә тирәнтен уелып калган, биредә - Салавычта  эшләгән елларын сагына ул. Илгизәр апа газеталар укырга бик ярата, кызы Зөһрә «әнинең корреспонденцияләре төп йортка, элекке адресы буенча килә, гел алып кайтып торам», ди. Хезмәтне дә яратып укый, шуңа район тормышы турында якыннан хәбәрдән, кайда ни булганын белеп тора әбекәй.

Килгән кунаклар Игизәр апаны район җитәкчелеге исеменнән котлап, тәбрикнамәләр тапшырдылар, ак шәл бүләк иттеләр. Хәрби хезмәттәге оныгы да шалтыратты. Хәерле озын гомерләр телибез Сезгә, матур, ак әби!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев