Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Күңелендә – иман нуры

Авырлыкларны күп күрсәк тә, үзәгебез нык булды, безне Аллаһы Тәгалә саклады, аның барлыгына, берлегенә ышанып яшәгәнгә, күңелебездә иман нуры йөрткәнгә, без ул елларны, ул сынауларны исән-сау үтә алдык

Смәелдә яшәп гомер итүче Фәния апа Насыйбуллинага, авылыбызның Ак әбисенә шушы көннәрдә 85 яшь тула. Бу буын, иң авыр тормыш сынауларын узган, “сугыш чоры балалары” булып тарихка кереп калды. “Авырлыкларны күп күрсәк тә, үзәгебез нык булды, безне Аллаһы Тәгалә саклады, аның барлыгына, берлегенә ышанып яшәгәнгә, күңелебездә иман нуры йөрткәнгә, без ул елларны, ул сынауларны исән-сау үтә алдык”, – ди язмам герое.

– Әтине төштә күргән кебек кенә хәтерлим, – дип искә ала ул үткәннәрне. –Сугышка киткән көне аермачык күз алдымда, бөтен урам тулы кеше иде. Без әни белән 3 кыз бала (апам Мәдинәгә – 10, миңа – 7, сеңлем Кәүсәриягә 5 яшь), әтине елап озатып калдык. Кемдер килеп: “Еламагыз, әтиегез хәзер кайта ул”, – дип юатты. Әти сугышка киткәндә әни авырлы булып кала. 1942 елның 10 февралендә энебез Фәрит туа. Әтинең соңгы хаты, яраланып, госпитальдә ятканда килә. “Рәхилә, мине тагын сугышка җибәрәләр, күрешә алмасак, бәхил булыгыз. Исән-сау котылгансыңдыр инде.  Балам  улдырмы, кыздырмы, аңар да сәлам әйт”, – дип язган. Шуннан соң аның хәбәрсез югалуы турында кайгылы хәбәр килә. Әтиебез, өч кыздан соң улы тууын да белмичә, чит җирләрдә ятып калды.

1942 елның җәендә безне  әтинең әтисе Гыйбадулла бабай атка төяп, үзе янына Көлмезгә алып китте. Без тәгәрмәчле арбага утырып бардык, әни мескен, безнең арттан 80 километр араны, сыерны җитәкләп, җәяүләп килде. Анда безне әби, аның улы белән килене һәм алты бала каршы алды (заманнар диген, шушы кадәр зур гаилә тагын биш җанны үзенә сыендырган). Шулай итеп, мин анда беренче класска укырга кердем, кышны шунда үткәрдек. Җәйгә чыккач, әни 3 бала белән, сыерын җитәкләп, кире  Шеңшеңәргә кайтып киткән. Мин, туганнарда калып, 2 сыйныфны  укыдым әле. Аннан авылга кайтып, башта үзебездә, аннан Смәелдә 7 классны тәмамладым. 1950 елда, Үрнәктә 6 ай тракторчылыкка укып, шул ук елны колхозда тракторда эшли башладым. Басудан ашлык ташып, тирес түгеп, бөтен эшне эшләдек. Көз көне комбайнчы ярдәмчесе булып, күп еллар, юк кына хезмәт хакына эшләргә туры килде.  Смәелдә Габдулла белән бергә укыдык, сабакташлар идек. Ул Шешеңәрдә “ДТ” тракторында эшләгәндә безнең аралар якынайды һәм без 1959 елның сентябрендә гаилә кордык. Өч тәрәзәле, терәүле  йортка килен булып төштем. Тормыш иптәшем Габдулла белән 38 ел яшәдек. Бер-бер артлы биш балабыз туды. Балалар үстергәндә дә колхозда бер эштән калмадым.  Кул белән көзге пычракларга кадәр гектарлаган колхоз бәрәңгесен казу, өчәр гектар борчак чабулар әле дә төшләремә керә. Карагандада шахтада эшләүче иремнең энесе Нәсих та, чираттагы ялында авылга кайтып, борчак чабуга эләккәч: “Борчак чабу, шахтада күмер чапканнан да авыррак икән”, – дигән иде. Бер елны “Үләксә зираты” тирәсен чапканда бер көтү этләр сарып алды үземне. Тирә-ягымда бер кеше юк. Ходаема ялвардым: “Раббым, балаларым бәхетенә, балаларым хакына мине исән калдыр”, – дидем. Этләр, бераз карап торганнан соң, әкрен генә китеп  бардылар. Аллаһыма мең шөкер, хәзерге көндә балаларым барысы да исән-сау, барысы да тормышта үз юлларын таптылар. Дүрт   улым да армия сафларында  2 шәр ел хезмәт иттеләр: Котдус – Германиядә, Илдус – Владивостокта, Ильяс – Кырымда, Әнәс – Чечняда. Алар хезмәт иткәндә ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Хезмәтләрендә дә барысы да мактаулы булдылар. Гаилә корып, оныклар, оныкчыклар белән мине сөендереп торалар. 11 оныгым, 6 оныкчыгым бар. – Бик бай әби мин. Котдус, Әнәс гаиләләре белән Балтачта яшиләр, өч балам авылда. Мин 5 бала тудырып үстергән өчен “Ана даны” медале белән бүләкләндем.  Иң зур байлыгым да шушы балаларым. Аллаһы Тәгалә мине әнә шундый тиңсез бүләк белән сөендерде. Бүген барысы диярлек намазда, иманлы дәвамчыларым бар дип куанам. Һәр көнемне Аллаһыма шөкер итеп башлыйм, шөкер итеп тәмамлыйм...

Фәния апаның, менә шулай, тормыштагы матур эзләр калдырып, үткәннәр өчен үкенмәслек булып яшәвенең сере, Габдулла абый белән бер-берсенә   пар булып, аңлашып яшәвендәдер, мөгаен. Габдулла абый авылдашлар хәтерендә бик гадел, сүзендә нык торучы, эшчән, тәвәккәл кеше буларак кереп калды. Ул, якты дөньяда 63 ел яшәп, үзеннән матур истәлекләр, башкарган игелекле эшләр, иманлы токымын  калдырып китте. Фәния апа белән Габдулла абыйның барлык балалары, кияү- киленнәре мәчетебез уздырган чараларда зур ярдәм күрсәтәләр.

Солтан ФАТЫЙХОВ,
Смәел мәчете мөтәвәллияте рәисе.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар