Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

"Күңелләрем бик булды"

Бөрбаш авылында яшәүче Разия (Кристина) Романовна Шаяхмәтова үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен каршылады.

Кукмара районының Китәк авылы кызы Кристина Бөрбашка 1953 елда килен булып төшә. Татар мохитендә яшәгәнлектән авылдагылар аны Разия дип йөртә. Тормыш иптәше Сабирҗан абый авылның бик булдыклы ир-егетләреннән була. Разия апа белән алар 6 балага гомер бүләк итеп 62 парлы тормыш юлы үтәләр.

– Кызганыч, бүген Сабирҗаным гына гүр иясе. Тормышлар бөтен, бар нәрсә бар, оҗмахта яшибез бит. Мине онытмый зурлап килүегезгә күңелләрем булды, – дип шатлыклары белән уртаклашты юбиляр.

Җәмгыять җитәкчесе Рафис Солтановның шәхсән үзе килүенә дә бик куанды Разия апа. Бергә эшләгән чакларын искә алып, җитәкчегә дә ихлас рәхмәтләрен ирештереп, сәламәтлек, тигез торыш теләде.

– Кулдан арба, чана төшмәде инде, балалар. Нинди эшкә кушсалар, шуңа чыктык, замана шундый иде бит. Ул чакларда авыр булса да, рәхәтлекләре, шөкер, картаймыш көнебезгә калган, – ди бүгенге көндә улы Рәис, кызы Рәйсә тәрбиясенә яшәүче ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар