Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Кенә авылында яшәүче Мөдәрис Галимуллин: - Эшләп яшәдем, җыр-моң белән гомер иттем

Кенә авылында яшәүче Мөдәрис Галимуллин еш кына үткәннәргә сәяхәт ясап, гомер китабының битләрен барлый. Тормышның озын юлы аны кая гына алып бармаган да, кемнәр белән генә очраштырмаган.

82 яшен тутырган ветеран бүген дә егетләргә биргесез әле. Тормыш иптәше Земфира, улы Марат, килене Кадрия белән төп йортны гөрләтеп, балдан татлы өч оныклары белән мәш килеп яшәп яткан көннәре.
«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дип нәкъ менә Мөдәрис абый кебекләргә әйтә торганнардыр ул. Хезмәт кенәгәсендә аларның берничәсе генә чагылыш тапса да, ветеран заманында фотограф та, пыяла кисүче дә булган. Агач һәм тимерләрдән төрле бизәкләр дә сырлаган, чабата да үргән. Ә менә бер шөгыле аны гомер буе озата килә. Мөдәрис абый өздереп-өздереп гармунда уйнарга ярата. Өй түрендә урын алган гармуннары шатлыклы минутларда да, авыр чакларда да зур юанычы аның.
Югары Кенәгә кунакка дип кайткан Земфираның гомерлек яры булуында да гармунның өлеше бик зур. Земфира апа үзе Арча районының Кече Төрнәле авылы кызы. Кунакка кайткан Земфираның кичке уенга чыккач, уртада гармун уйнап утырган Мөдәрискә күзе төшә. Егет тә кунак кызын тиз күреп ала. Күрә дә, гашыйк була. Ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт уты яна башлый. Озак та үтми төгәл, үз сүзен кистереп әйтүче Мөдәрис Земфираны Кенәгә килен итеп алып кайта. Гаилә сөенечләрен арттырып өч кызлары, улары туа. Гармун моңнарына уралып балалар да буй җитә. Инде оныклар да үз уңышлары белән сөендерә. Еш кына бабайларының тормыш юлы, сугыш чоры авырлыклары хакында сөйләвен үтенәләр. Ә Мөдәрис абый аларны янына җыеп, истәлекләре белән уртаклаша.
Тугач ук язмышның зур сынавына дучар булган Мөдәрис кечкенәдән хезмәтле булып үсә. Мәктәпне тәмамлагач тайлар көтүе көтә. Хәсәншәех авылындагы «Дружба» артеленә өйрәнчек булып керә һәм биредә агач эше остасы һөнәрен үзләштерә. Төзелеш эшләрендә катнаша. 195 3нче елны армия сафларына алына. Армиядә радиотелеграфчы һөнәрен үзләштерә һәм туган авылына кайткач радиомонтер, электромонтер булып эшли. Лаеклы ялга киткәнче Энергонадзорның Биектау бүлекчәсенә караган Балтач районында инспектор вазыйфасын башкара.
Төп хезмәтеннән тыш, һәрчак авыл халкына һәм мәктәп коллективына гармун, баян белән хезмәт күрсәткән, 50 еллык стажы булган ветеран бүген эшләгән яхшылыклары, изгелекләренең әҗерен күреп, муллыкта, тигезлектә гомер кичерә. Кая гына барса да, якты йөз белән каршы алалар, зурлап озатып калалар. Ул үзе дә:
-Эшләп яшәдем, җыр-моң белән гомер иттем, - дияргә ярата.
Бәлки өлкән яшьтә дә егетләр күк булуының сәбәбе дә шулдыр.
Фото: http://savepic.net/3731690.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250