Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

"Хатын-кыз булсак та, кирәк булгач, тракторында да эшләдек, каршы килмәдек…"

Яңгулда гомер итүче тыл ветераны Нәфисә Закирова 90 яшьлек олуг юбилеемны якыннарының кадер-хөрмәтендә каршы алуым белән бик бәхетле мин, ди.

Дәһшәтле сугыш чоры балалары турында түбәннән, тормышның төбеннән  күтәрелгән буын вәкилләре, дип әйтү дөрес булыр иде. Чөнки аларның берсе дә авырлыклар алдында югалып калмаган, түзгән, үзләренең ныгып җитмәгән җилкәләрендә сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны күтәргән,   олыларча фикерләргә-яшәргә өйрәнгән, бар булганын үз куллары белән төзеп, бүгенге тормышны булдырган кешеләр. Нәфисә апа нәкъ шундыйлардан. Ул тормыш тәртәсенә төптән җигелеп, авырлыкларны   җиңеп, хезмәттәшләренең, якыннарының олы ихтирамына лаек булган шәхес.  Тормыш иптәше Искәндәр белән бергә бер ул, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, биш ел элек гаилә башлыгы мәрхүм булган. Төрле җаваплы, авыр хезмәттә эшләсә дә, күңелен төшермәде, гаиләм өчен булсын дип яшәде, ди аның турында Нәфисә апа. Юбиляр бүгенге көндә төпчеге Илдар, килене Дидария гаиләсе белән яши. Пыжмарада яшәүче олы кызы Фирдәүсә, Яңгулда яшәүче Мәдинә гаиләләре төп нигездә көтеп алынган олы  кунаклар, әниләренең хәлен еш белеп торалар.

– Балаларым бик булган, әни җанлы, улым колхозның алдынгы шоферы, киленем Дидария социаль хезмәткәр булып эшли. Кызларым икесе дә балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыкты. Бүген җиде оныгым, тугыз оныкчыгым бар. Мин бик бай кеше, – ди юбиляр.

Нәфисә апа гомере буе колхозда эшләгән кеше. Сугыштан соңгы елларда хәтта тракторда да эшләргә туры килә аңа. «Нинди эшкә кушсалар да, каршы килмәдек, эшләп яшәдек. Бик авыр еллар булды. Аллаһыга шөкер, бүген исә шуның әҗер-савабын күреп, муллыкта яшибез», ди ветеран. Шушы бәхетләре дәвамлы булсын Нәфисә апаның. Аңа киләчәктә дә хәерле, кадерле картлык, сәламәтлек һәм имин тормыш телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев