Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Хезмәте зурлап бәяләнә

Сания Сабир кызы 1931 елның 15 июлендә Борнак авылында колхозчылар гаиләсендә туган.

Борнак дүртьеллык башлангыч мәктәбен тәмамлагач, Яңгул 7 еллык мәктәбендә укыган. Аны тәмамлагач, Чепья урта мәктәбенә укырга керә һәм 1949 елда тәмамлый. Аннан соң Борнакта кладовщик, агроном булып эшли. 1953 елда Буа шәһәренең медицина училищесына фельдшерлыкка укырга бара. Аны тәмамлагач, 1955 елда Нөнәгәр участок хастаханәсендә җитәкче булып эшли башлый. 1956 елда Нөнәгәр егете Шәфигуллин Мөдәрискә кияүгә чыга. Хастаханә медпункт булып калгач та, гомере буе шунда фельдшер булып эшли. Бик авыр еллар була бу вакытлар. Авылда транспорт юк, һәр каты авыруны Чепья участок хастаханәсенә илтергә кирәк була. Атлар җигеп, елның-көннең кайсы вакыты булуга карамастан, медиклар үзләре табиб кулына илтеп тапшырырга тиеш булганнар. Яз-көз Арбор елгасын яланаяк ерып чыкканнар. Шушы елларда бик күп Мактау таныклыклары һәм Рәхмәт хатлары бирелгән. Эшләү дәверендә бик күп еллар, халыкның ышанычын аклап,  авыл советы депутаты булып торды. Фидакарь хезмәтләре өчен РФнең «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булды. 1990 елдан лаеклы ялга китә. Авыл халкы әле дә аның хезмәтен зурлап бәяли, гел рәхмәт әйтә. Гаиләсе белән өч кыз үстерәләр. Кызлары икесе югары педагогик белемле, кечесе шәфкать туташы. Олы кызлары Наилә Чыңгыз Айтматов исемендәге Кукмараның беренче номерлы гимназиясендә эшләп, лаеклы ялга чыкты. Уртанчы кызлары Римма Малмыж районы Аджим авылы администрациясе башлыгы булып хезмәт куя. Кече кызлары Венера Малмыж психоневрология интернатында шәфкать туташы.

Бүгенге көндә Сания апаның 5 оныгы, 10 оныкчыгы бар. Мөдәрис абыйның  вафатына август аенда 6 ел булды. Кызлары әтиләрен бик карап, тәрбияләп озаттылар. Хәзер әниләрен дә бер көн дә ялгыз калдырмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар 90 яшьлек олуг юбилей сугыш урлаган балачак