Хөсәен ага Камалетдинов чын мәгънәсендә "Ил агасы"
Камалетдинов Хөсәен Камалетдин улына - 13 гыйнвар көнне 90 яшь тулды.
Балтач бистәсендә яшәүче Камалетдинов Хөсәен Камалетдин улына 13 гыйнвар көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов, җаваплылыгы чикләнгән “Кара-Күл” җәмгыяте директоры Фирдәүсә Фәрхетдинова юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Районның икътисади үсешенә керткән фидакарь хезмәте өчен ихлас рәхмәтләрен белдерделәр.
Хөсәен Камалетдин улы үзенең тормыш юлы белән таныштыруны балачак елларыннан ук башлады:
- Балачагым ятимлектә үтте. Бик начар тормышта яшәдек, күп авырлыклар күреп үстек. Әтиебез бик яшьләй үлгән. Мин аны хәтерләмим дә диярлек. Без өч бала үстек - апам һәм энем бар иде. Зәйтүнә апам чормадан егылып төшеп, урын өстендә озак ятканнан соң уңайлана алмый үлеп китте. Мин 8 яшьтән колхозда дуңгыз карый башладым. 4 класс белем белән генә калдым. Әтиләре булганнар укый алдылар. Ә безгә җыен авыр, кара эш эләкте. 1941 елда Казан - Бөгелмә юлы салдылар. Мине шунда ат белән эшкә җибәрделәр. Буем кечкенә, арык гәүдәле булгач, озак тотмадылар, кайтарып җибәрделәр. Икенче юлы Казан - Горький юлы салырга җибәрделәр, анысында 3 ел эшләргә туры килде. 1949 елда Балтачка кайтып гаилә кордым. 1950 елда яңа йорт салдык. Тормыш иптәшем Бибинур белән 5 кыз тәрбияләп үстердек. Карчыгым 2001нче елда вафат булды инде. Кызларыбыз - Гөлнур, Гөлсинә, Зәйтүнә, Гөлзада, Гөлфинур һәркайсы тормышта үз урынын табып, гаилә кордылар. Бүгенге көндә 7 оныгым, 8 оныкчыгым бар. Мин бу җәннәт кебек мул тормышларны күрермен, шушы яшькә кадәр җитәрмен дип уйлап та караганым булмады. Төшкә дә кермәгән рәхәт тормышта яшибез, Аллага шөкер! Пенсияне өйгә китереп бирәләр, илебез бай, бар җирдә муллык, амбарларда ашлык тулып ята, ашарга-эчәргә бар. Ә без бит бушка эшләп үстек. Умачка он да бирмәделәр. ачлыктан шешенеп үләләр иде бит. Аның өстенә дәүләткә налог түләдек. Түли алмасаң өйдә булган бар нәрсәне алып чыгып китәләр иде. Без туганыбыз Нәсимә апаларга барып ашый торган идек. Кайсы вакытта читенсенеп ач килеш ятып йоклаган чаклар да булды. Без ятимнәрне ачлыктан саклап калганы өчен бүген дә нәсимә апама рәхмәтләр укыйм.
Бүгенге көндә тормыш авыр дип зарланган кешеләрне мин берничек тә аңлый алмыйм. Менә без күргәнне күрергә, без кичергән ачлыкны кичерергә язмасын аларга. Шундый рәхәт тормышлар өчен ил башлыкларына бик рәхмәтле мин. Сугышлар булмасын, илләр, дөньялар тыныч булсын дип һәр көн Ходайдан сорап, догалар кылам, - диде үзе дә бер гасырга тиң гомер юлы үткән, илләр гизгән ил агасы.
Әйе, чыннан да, Хөсәен ага Камалетдиновны бер сүзсез – “Ил агасы” дип атарга мөмкин. Аны районда белмәгән кеше сирәктер дә. Тырыш, тәвәккәл булганга Балтачта аның абруе зур була. 1947-1949 елларда Тын океан буйларында Владивосток шәһәрендә хәрби хезмәттә булып кайтканнан соң Ленин исемендәге хуҗалыкта хезмәт куя. Аның барлык хезмәт стажын исәпләсәк 52 елдан артып китә. Үзе бер кеше гомере... Шушы еллар эчендә СССРны арткылыга-буйга иңләгән шәхес ул. Хезмәт елларының күпчелеген районның промкомбинатта эшләгән чоры тәшкил итә. Баштарак склад мөдире була, аннан соң директор урынбасары вазыйфасына күтәрелә. Хәзерге мех әйберләр тегү фабрикасының бүгенге көндә дә хезмәт күрсәтүче склад биналарын төзетүдә башлап йөри. Төзелеш материаллары юнәтү өчен төрле ерак сәфәрләргә чыгып китә.
Ул чорда эшлекле визитлар, килешүләр төзү, сату-алу, товар кайтарту мәсьәләләрен хәл итеп ГАЗ-53, ГАЗ-69 машиналары белән Советлар Союзы буйлап йөреп кайта торган була. “Мәскәү, Ленинград шәһәрләренә еш барырга туры килде. Шулай ук Рига, Украина, Үзбәкстан, Казахстан, Төрекмәнстан якларына чыгып китсәм дә, бер дә буш кайтмый торган идем”, дип сагынып бер горурлык хисләре белән искә ала чын сәүдәгәргә әйләнгән Хөсәен абзый.
Аның тынгысыз йөрәкле, эзләнүчән булуы хезмәт коллективына шактый зур уңышлар китерә. Балтач промкомбинатына 15ләп оешма кушылып, тагын да куәтлерәк эшли башлый. Республикада, Россиядә алдынгылар рәтендә йөри. Балтачта тегелгән мех бүрек, тун, телогрейка, бияләй, перчатка һәм башка товарлар Россиянең бик күп шәһәрләренә озатыла.
Хөсәен Камалетдин улы Камалетдиновның тормыштан канәгать булып яшәве бик күпләргә үрнәк булырлык. Аның бүгенге көндә дә камил акылында булуы сокландырды. Берүзе генә гомер итсә дә, үз көнен үзе күреп, мәчеткә намазларга йөреп, ил-көн яңалыкларынна хәбәрдар булып тора ул. Әле тагын озак еллар, имин, бәрәкәтле гомерләр насыйп булсын аңа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев