Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Хәтернең иң нечкә кыллары - 2 (+фото)

1943 елныӊ июлендә безне – шушы өч кызны Балтачка, военкоматка чакыртып алдылар. Җыенырга аз гына вакыт бирделәр. Әни колхозда эшләгәч, ат җиктереп, өч кызны Шәмәрдәнгә алып киттеләр. Шәмәрдәннән кире Кукмарага җибәрделәр, анда комиссия тордык.

Комиссиядә утырганнар русча сораштыралар. «Не знай, не понимай», дип җавап бирәбез. Имеш, русча белмәсәӊ, сугышка алмыйлар. Нинди ул, бар да таза, дип, яӊадан эшелонга утыртып җибәрделәр. Фронтка китүебез шушыдыр, дип вагонда сөйләшеп барабыз. Казанда безне төшереп калдырдылар, бүлделәр. Карадуганнан Зәйнәп апа Сәләхова белән бер частька туры килдек. Барыбызны тезеп алып киттеләр, Казан читендә төзелә торган бер завод кырыенда (хәзерге 16нчы авиация заводы-ред.) землянка казытып, шунда урнаштырдылар. Инде урнаштык, җайландык дигәндә, тагын икенче урынга күчерделәр. (Монысы хәзерге 40нчы авиация заводы-ред.). Яӊадан җирне казып, землянкалар ясадык, хәрби өйрәнүләр башланды.

Бераздан безне елга техникумыныӊ клубына күчерделәр. Анда караватлар куеп, шунда йоклап, шунда тора башладык. Ач булганлыктандыр, моӊарчыга кадәр андагы өшегән кәбестәдән пешергән аштан да тәмле аш ашаганым булмады. Аныӊ тәмлелеге әле дә авызда тора. Кичләрен безне җыеп, Идел буена алып төшәләр, саллардан агачларны тартып чыгарабыз, төрле материаллар бушатабыз, аларны өябез. Ул киемнәр төн буена кибеп тә бетми, көндез тагын телефон, телеграф һәм башкасына өйрәтәләр. «Морзе» әлифбасын кабатлый-кабатлый башлар ката иде. Шунда безне татар хатыны укытты, дәресне русча укытса да, татар икәнлеге йөзеннән күренә. Менә хәзер уйлап йөрим дә, аныӊ ул вакытта әйткәннәренә шаккатам. Килер заман, кешеләр чыбыксыз телефоннан сөйләшерләр, ул үзенә дулкынны күкнеӊ җиденче катыннан алыр, кешеләргә бик уӊайлы булса да, зарары бик күп булыр, дип әйтә иде. Сөйләшкәндә Син аны күрерсеӊ, ул Сине күрер, шундый телефоннар да булачак, дип сөйли иде. Немецлар Горький шәһәрен бомбага тоткач, өйрәнүләр катыланды. Киемнәрне дә яӊарттылар. Кулга карабин тоттырып, Юдино ягында ату җиренә йөрттеләр. Ату буенча «Ворошиловский стрелок» нормасын бирдек. Безне яӊа часть ясап, зенит гаскәрләренә элемтәчеләр итеп хәзерләделәр.

1944 елныӊ гыйнварында төяп, фронтка җибәрделәр. Украина буенча барганда, Коростень шәһәре янында эшелонны бик нык бомбага тоттылар, кеше аз калгандыр, частьне таркаттылар. Бар кешене Сарны шәһәренә тупладылар, яӊа часть төзеделәр. Зенитчылар сакта тора, без аларны элемтә белән тәэмин итәбез. 80 килограммлы телефон катушкасын аркага асып, шуышып йөргән чаклар күп булды. Ара-тирә бомбага тоталар, зениткаларыбыз гел атып тора, самолетларныӊ зыяннары әллә ни тимәсә дә, элемтә еш өзелә иде. Землянкаларда торабыз, аны тирән итеп казыталар, агач өстенә җир өябез, күренмәскә чирәм, кәз белән каплыйбыз. Столовая өчен дә землянка казыйбыз, идарә итү пунктын да җир астына казып урнаштырабыз. Һәр барып урнашкан җирдә иӊ элек җир эшенә тотына идек. Күченә торгач Рафаловка исемле зур станция янына урнаштык, тирә-ягы  калын урман. Безгә бик сакланып йөрергә, постта торганда нык уяу булырга куштылар. Сәбәбе аныӊ урмандагы бандерачылар булып чыкты. Сак булыгыз, немец ата да үтерә, болар кулына эләксәӊ, мәсхәрәләп, җәзалап, тураклап үтерәчәкләр, дип тукып тордылар. Бераздан Днепр елгасына ага торган зур бер елга кырыена урнаштык. Күпереннән эшелоннар агылып тора. Беркөнне шушында урнашкач, безгә Казан шәһәреннән артистлар килде. Матур концерт куйдылар, бер бик оста биюче кыз хәтергә кереп калды. Сугыштан соӊ, озак еллар үткәч белдем, Хәдичә исемле кыз булып чыкты ул. Шуннан концертта бер кыз татарча «Кошлар кебек» исемле җыр җырлады. Бу көйне ишеткәнем юк иде, шуныӊ кадәр моӊсу булып китте, мин җылыйм, миӊа кушылып Татарстаннан килгән рус кызлары җылыйлар. Ул арада «тревога» бирделәр, постларга йөгерештек.

Куркыныч бетеп, яӊадан килгәндә җырчы-биючеләр киткән иде, кем җырлаганын да белми калдым. Көне буе юксынып йөрдем, кич белән әнкәйгә хат язганмын, ул аны миӊа сугыштан кайткач укытты. Хатта шундый юллар булган:

–Әнкәй мине

                  бик сагынсаӊ,

Кара кояш баешын,

Шушы яшь кенә билемә

Буам солдат каешын.

Без үскәндә дүртәү идек,

Ник таралдык бу кадәр,

Тиз генә жыйнала

                          алмабыз

Сугыш бетмәсә әгәр…

Әни хатны алгач, озак елап йөргән, минем исән кайтуымнан өметен өзеп, ичмасам кабере билгеле булса иде, каберен кочаклап җылар идем, дип өзгәләнгән. Әнием Хәдия исемле иде, аӊа бик авыр булды инде. Башта ире – минем әти юкка чыкты, үзенеӊ әтисе вафат, мин китүгә әнисе дә гүр иясе була. Җитмәсә, мин – олы кызы сугышта.

Эзләдем мин ул җырчы кызны, сугыштан соӊ, күп еллардан соӊ барыбер таптым. Кайларга гына хатлар язмадым, күп кешенеӊ башын аӊгырайттым бугай. Башта биюче кызны таптым, очраклы рәвештә. Телевизор карап утырам, карыйм, фронтта биегән кыз сәхнәдә чыгыш ясый. Шуннан филармониягә, Язучылар союзына язып карыйм, юк, беркем белмәде. 1981 елны ветераннарны сугыш булган җирләрдә йөртү өчен тупладылар, күп җирләрдә йөрдек. Сарны шәһәрендә очрашуда карасам, биюче кыз басып тора. Күрештек, хатирәләр белән уртаклаштык. Әмма ул да җырчы кыз турында берни белмәде. Бары 1993 елда гына ул кыз белән шушындый фронтовиклар җыелган җирдә очраштым, җырчы кызым Зита Измайлова булып чыкты. Ул Казан җитен комбинатына Узбәкстан   якларыннан килеп эшкә урнашкан була, матур җырлагач, фронтка артистлар бригадасы белән алып китәләр. Сугыштан соӊ үз якларына кайтып киткән була.

Безне Польша җиренә күчерделәр, гел алга бардык. Шуннан озак тормадык, сугыш бетте, дигән хәбәрне алдык. Элемтәченеӊ зур өстенлеге бар бит, начар хәбәрне дә, яхшысын да ул беренче ишетә. Бу хәбәр бөтен кеше өчен бик шатлыклы булды. Бөтен солдат-офицерлар һавага аталар, кочаклашалар, бииләр, җырлыйлар. Бераздан безне  яӊадан урыннан кузгаттылар, барып җиткәч бер Польша паныныӊ йортына урнаштырдылар. Таштан ике катлы йорт, зур абзарлар, келәтләр тезелеп киткән. Без шушында урнаштык, элемтәләрне сузып, көйләп куйдык. Беркөнне ишек алдындагы сиртмәле коедан су алабыз, кырыйдан сак белән озын колонна уза башлады. Безнеӊ кораллы солдатлар безнеӊ пленда булганнарны саклап баралар икән. Шуннан берәү безгә татарча кычкыра: – «Татарлар юкмы?! Мин Әгерҗе ягыннан (бер районны әйтте, хәтерләмим) мин исән, мин сатлык түгел», дип кычкырды. Кораллы солдатлар аны тиз туктаттылар. Ул колоннаныӊ озынлыгын күрсәӊ…

Сугыштан соӊ шул Әгерҗе якларындагы почта бүлекләренә хатлар юлладым. Берсе белән ике-өч хәбәр алышкач, ул миӊа, «плендә булганнар турында бик начар сөйлиләр, сине дә мине дә алып китәрләр, әйдә, туктатыйк бу хат алышуларны», дип язды. Шуннан соӊ ул солдатны эзләүне мин дә туктаттым, аныӊ гомере ничек булгандыр, белмим.

Сугыш бетте… Берәм-берәм солдатларны туган җирләренә озата башладылар. Хатын-кыз укытучыларны иӊ элек җибәрделәр. Брест шәһәрендә тупланган вакытта армиядә калырга кыстый башладылар, чакырталар да шул турыда сөйлиләр, армиядә хезмәт итүне мактыйлар. Мәскәү, Киев шәһәрләренә генә урнашып булмаячак, нинди профессия аласыгыз килә, укытачакбыз, диләр. Аннан соӊ, кайтып, туганнарыгызны бер күргәч, килергә уйласагыз, юлы буш булачак, яӊадан килүегезне көтәбез, ди башладылар.

Вакыйф ЗӘКИЕВ

(Дәвамы бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев