Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Хыяллар чынга аша

Белем иленә барырга санаулы көннәр калып бара. Шул уңайдан без дә Алинәбезнең хыялын чынга ашырдык.

“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе районыбызда ел саен күркәм гадәт кебек матур һәм оешкан төстә үтә. Авыр хәлле гаиләдә тәрбияләнүче, ятим калган егет һәм кызларны сөендереп, аларга уку кирәк-яраклары тапшырыла. “Хезмәт” газетасы коллективының бу юнәлештә ярдәм итә торган үз кызы бар, ул Куныр авылыннан Алинә. Берничә ел дәвамында яратып, үз итеп өлгергән Алинәбез безне быел да бик сөенеп каршы алды. Әле 7 сыйныфка гына баручы бу баланың инде олыларча фикер йөртүе, әбисе Нурания Сабировага һәрбер эшендә ярдәм итүе башка яшьтәшләренә үрнәк итеп куярлык. Алинә белән элемтәгә кергәч, ул үзенә рюкзак һәм кроссовки кирәк булуын әйткән иде. Һәм без тырыш кызыбызның кечкенә генә бер хыялын тормышка ашырып, аңа үзе теләгән әйберләрне бүләк итеп алып бардык.
Алинә һәм Нурания апа язмышларына насыйп булган сынауларына да, тормышның бүгенге авырлыкларына да зарланмыйлар. Булганга шөкер итеп, үз көчләреннән килгәнчә тырышып, хезмәт куеп яшиләр. Районыбызда ярдәм кирәк гаиләләр аз түгел, Алинәбез кебек мәктәп әйберләре турында хыялланган балаларны сөендерә алучы оешмалар Балтачыбызда күп. Моның өчен бары теләк, вакыт һәм күңелнең киң булуы гына кирәк.

Баш мөхәррир фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев