Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Киленнәре бәхетле тормыш өчен әниләренә рәхмәтләрен ирештерә (фото)

Түбән Сәрдек авылында яшәүче 90 яшьлек Мәгърифә Тәбрисованы юбилее белән котларга баргач, аның зифа буй-сынын, хәрәкәтләренең җитезлеген күреп, сөбханалла диюдән башка сүз әйтә алмадым.

Юбилярыбызның әнисе дә 100 яшенә кадәр яшәгән, димәк, нәселдәнлек әйбәт. Балалары, инде ничә ел эчендә кызлар кебек якынаеп беткән киленнәре дә әниләренең яшерәк чагында эшкә зәһәр булуын ассызыклап үттеләр.

Мәгърифә әби яшьлегеннән алып лаеклы ялга чыкканчы колхозда хезмәт куйган. Тормыш иптәше Сәетгәрәй абый белән икесен дә тырыш, эш сөючән, гаилә җанлы булганнары өчен авылдашлары бик хөрмәт итеп, бары соклануларын гына белдерәләр. Тигез, ләкин сынаулары белән тез астына әллә ничә тапкыр суккан язмыш биш бала бүләк итә аларга. Олысы Рәйханәдән соң дүрт малай дөньяга аваз сала. Самат, Зөфәр, Альфред һәм Равил кечкенәдән бик дус-тату булып, апаларына терәк булып үсәләр. Тормышларын корып, матур гына яшәп ятканда көчле авыру уллары Зөфәрнең күзләрен мәңгелеккә йомдыра. Якыннары бу кайгыны бик авыр кабул итә, аннан соң яшәргә көч җыеп, янәдән яшәү яме тапкач кына Равилләренең йөрәге тибүдән туктый. Әни кеше өчен төпчеген җирләү иң авыры була. 65 ел гомерне иңне-иңгә куеп, бөтен авырлыкларны бергә җиңгән тормыш иптәше Сәетгәрәй дә 5 ел элек якыннары белән мәңгелеккә хушлаша. Шушындый сынаулар аша узган Мәгърифә апа бүген бары тик рәхмәт сүзләрен ирештереп: "Кадер-хөрмәттә яшәгәнгә генә әле дә сау-сәламәт мин", ди. Бу йорттагы туганчылык җепләренә бик сокландым мин. Яшьли тол калган киленнәр әти-әни йортын онытмыйча, һәрдаим кайтып, хәл белеп торалар. Төп йортта әниләренә кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәүче Алсу апа белән Альфред абыйның инде шушы нигездә оныклары үсеп килә. Дүрт буын туган нигез җылысын таратмый, киресенчә балкытып, гөрләтеп яши.

- Бер балалары да йөзләренә кызыллык китермичә яшәделәр. Әти-әниләрнең төпле тәрбиясе нигезендә без дә бик бәхетле яшәдек, - ди киленнәр бер авыздан. - Бүгенге көндә әниебезнең 11 оныгы, 19 оныкчыгы бар. Ул һәрберсе өчен акъәби булып, догаларын ирештереп, хәер-фатихада яшәтә, - ди Рәйханә апа. Пыжмара авылына тормышка чыгып, шунда төпләнеп калган Рәйханә ханым әнисенең яшь чагында барлык эшкә дә бик җитез булуын. Җиләккә, гөмбәгә барган җиреннән күз ачып йомганчы җыеп кайтуын, аларны кояш нурларында киптереп, кышларын җәйнең тәмле исен шулар аша бүләк итүен бәйнә-бәйнә сөйләде. Гомере буе бәйләргә, тегәргә яратты. Бөтен кирәк-яракны үзе тегә иде. Бөтен эшкә дә өлгер булды, ди ул. Тормыштан зарланырга яратмаган юбилярыбыз үзен котларга килгән җитәкчеләргә дә рәхмәтен ирештереп, эшләрендә уңыш теләде. Ә без исә аның 95 яшен дә зурлап котларбыз дип ышанып калабыз. Бары тик Аллаһы Тәгалә бүгенге тынычлыгын, сәламәтлеген һәм иң мөһиме иң зур байлыгы - балаларын гына исән-сау яшәтсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250