Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«Кирәк, дип әйткәч, барысын да эшләдек», ди Салавыч авылында яшәүче, 90 яшен тутырган Гарифҗан Хәкимов

Котлыйбыз!

Агымдагы елның июль аеның 16нчы көнендә Иске Салавыч авылында яшәүче Гарифҗан Хәкимулла улы Хәкимов 90 яшьлек олы юбилеен каршы алды. Гарифҗан аганы бу күркәм көн белән котларга балалары, оныклары, оныкчыклары зур бәйрәмгә бердәм булып килеп, йортның терәге булган ил агасына иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Гарифҗан Хәкимулла улы 1933 елда Салавыч авылында дөньяга килә, ул замана авырлыклары аны да ныклап сыный. Сугыш чоры газаплары, ачлык, җитмәүчелек аны сабыр, максатчан булырга өйрәтә. Туган авылында, күмәк хуҗалыкта нинди генә эш ышанып тапшырылмасын, ул аны җиренә җиткереп үти, күпләргә үрнәк була. Тормышта да, гаиләдә дә сабыр, тырыш булып, сокландырып яши. Ныклы ихтыяр көче булган егет сынауларга бирешми, югалып калмый, намуслы хезмәте белән күтәрелеп, озак еллар ферма мөдире булып эшләп лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Рауза ханым белән өч егет тәрбияләп үстерәләр. Аларның берсе читтә, калган икесе туган җирләрендә механизатор, шофер булып эшлиләр. Үрнәк гаиләдә алты онык, дүрт оныкчык тәрбияләнә. Инде оныклары туган колхозда белгечләр булып, аның уңышларына үзләреннән өлеш кертәләр. 

Күркәм гаилә тоткасы булган, үрнәк нәсел дәвамчылары калдырган һәм бүгенге көндә якыннарының, бала-оныкларының ихлас яратуын тоеп яшәүче Гарифҗан ага бәйрәмендә дә үзенә әйтелгән мактау сүзләрен сабыр гына тыңлап, якыннарының имин булуларына куанып утырды. Юбилярны котларга килгән район башлыгы Рамил Нотфуллин белән бергәләп, хезмәт юлларын искә алып уздылар. Ил агасына 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан район хакимиятенең истәлекле бүләкләре тапшырылды. Шулай ук юбиляр Салавыч авылы җирлегеннән һәм күмәк хуҗалык җитәкчелегеннән дә котлаулар кабул итте.

Гарифҗан Хәкимулла улына алга таба да шулай күпләргә үрнәк булып, якыннары янәшәсендә тәрбия-хөрмәттә яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе