«Колхозда көтү генә көтмәдем, бөтен эшне дә эшләдем»
Борнак авылында туып үсеп, шунда гомер итеп, бүгенге көндә мәчеттә мәэзин булып торучы Хабибелхак Габделәхәт улы Габделәхәтов 4 декабрь көнне 85 яшьлек олуг юбилеен каршы алган.
Хабибелхак абыйның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ул кечкенә вакытта әнисе колхоз эшендә аягын бик каты туңдырып, сәламәтлегенә зыян китерә, шуннан аның бер аягы эшләми башлый. 1941 елның маенда әтисен хәрби җыенга алалар, ул вакытта Хабибелхак абыйга 2 яшь тә алты ай була. — Наилә яшәмәс инде, малай жәл, дип китә Габделәхәт ага һәм шул китүдән башка әйләнеп кайтмый. Гаиләдә әби, авыру әни һәм кечкенә малай яшәп калалар.
— Өй зур түгел иде безнең. Сараебыз да, бер сыерыбыз да бар иде. Кыш көне шулай ялдында чиләк тавышы ишетелде, йөгереп чыксам, әби суга төшәргә җыена. Шуның артыннан мин дә чыгып киттем. Кайтсак, әнинең ярты ягы ялдында ята, ярты ягы теге якта калган. Матча сынып, әнине баскан. Аны казып алып, чыгардык, шөкер, ул исән калды. Колхоз ул йортка матчалык акча таба алмады һәм безгә тегермән өен бирделәр. 1960 елга кадәр шул өйдә яшәдек без. Әнине бик каты сызлангач, 1949 елда Чепьяга алып барып аягын кистердек. Аннан соң агач аяк белән йөри башлады ул, Сабантуйларда бии торган иде һәм бик матур итеп җырлый иде, — дип, әнисе турындагы хатирәләрен яңартты Хабибелхак абый.
Алга китеп шуны әйтәсем килә. Хабибелхак абый балачагының авыр мизгелләрен сөйләгәндә күзләргә яшь тулды, шундый чыныгу алган кеше киләчәктә дә тормышта югалып калмый, өйрәнә, эшли, абына һәм алга бара...
— 1954 елда 15 яшемдә фермага учетчик булып төштем, аннан 1957 елда Усадка тракторчы-комбайнчы-элетромонтерга укырга киттек. Ел ярым укып кайтканнан соң, мин «ДТ» тракторында эшли башладым. Яшәгән өй бик әйбәт түгел иде, шуңа да яңа өй салырга уйладым. Безне урман кисәргә җибәрделәр. Минем грузчиклар бик әйбәт иде, иң беренче булып төяп бетерәбез дә, аннан мин өйгә кирәкле агачларны да әзерләп, теге агачлар өстенә өеп, шулай итеп алып кайта идем. Шулай тырыша торгач өй салып чыгарга да насыйп булды. 1970 елда тагын бер өй салдым, анысы инде җиде метрга җиде метрлы иде. 2003 елга кадәр шул өйдә яшәп, аннан соң инде улларымның тырышлыгы һәм ярдәме белән шушы кирпеч өйне салып чыктык — 16 метрга 14 метрлы ике катлы йорт булды. Тракторда эшләгән вакытка кире кайтыйк әле, анда 11 ел эшләдем дә, аннан мине завферма итеп куйдылар. 1971 елда миңа иске контор биреп, шунда сәүдә оешмасын җитәкләргә куйдылар. Ике ел ярым эшләгәннән соң, безне яңадан Яңгул белән кушып, мин шунда чыгып эшли башладым, башта товаровед булдым, аннан инде директор вазифасын башкардым. Иртәнге алтыдан трактор яки колхозлардан алган машина белән Шәмәрдәнгә товарга китә идем, товарның юк вакыты, ләкин юнәлтү юлларын да табарга өйрәнгән идем инде. Сәүдәдә эшләгән чагымда хөрмәт итүчеләр дә, аяк чалучылар да булды, тик мин югалып калмадым.
Сәүдәдән яңадан колхозга кайттым һәм мине төзелеш материаллары склады мөдире итеп куйдылар. Аннан кабат завферма булып эшләп алдым, соңрак профсоюз рәисе булдым, техника безопасности буенча укып кайттым, аннан ревкомиссия председателе булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Мин колхозда көтү генә көтмәдем, бөтен эшне дә эшләп чыктым. Нинди эш аксаса, анда мине куялар иде, — дип, хезмәт юлын сөйләп узды әңгәмәдәшем.
Тормыш иптәше Зәмзәмия апа белән танышу тарихын да кызык итеп искә ала юбиляр. Юлда кара-каршы очраша алар. Яшь егетнең авылга юллама буенча фельдшер булып кайткан кызга күзе тиз төшә, тик алай да читтән генә ел ярым күзәтеп йөри ул аны. Аннан ел ярым очрашып йөргәннән соң, Зәмзәмия апаның инде юллама вакыты чыгып, китәр вакыты җитә. Мин сиңа өйләнәм, беркая да җибәрмим, ди Хабибелхак абый. — Әниләргә кайтып әйттем, сөтне тапшырмагыз, аертабыз, мин өйләнәм, — дип. 1960 елның июль аенда ишегалдына өстәлләр корып, матур итеп туй итәләр. Яшь гаиләнең бәхетен түгәрәкләп кызлары Миләүшә аваз сала, аннан ике уллары — Азат белән Ирек туа. Өч балалары да бүген инде гаиләле, балалары да, хәтта оныклары да бар. Тик Хабибелхак абый гына ноябрь башында тормыш иптәшен мәңгелеккә югалта. Зәмзәмия апа турында сөйләгәндә Хабибелхак абый сагышын күрсәтмәскә тырышса да, яшьләнгән күзләрдә ялгызлык ачысы укыла иде. Без 62 ел 4 ай 12 көн бергә яшәдек, дип бабай бер мәлгә сүзсез дә калды.
62 елдан артык бергә яшәп, тормыштагы бөтен авырлыкларны да, шатлык-куанычларны да бергә кичерә алар. Икесе дә кызу булалар. Өйдә тавыш чыгармас өчен Зәмзәмия апа ачуы килгәндә ишегалды себерә торган була, ә Хабибелхак абый аны чәй куеп көтеп тора. Язмамдагы бу юллар күпләребезгә үрнәк булырлык...
Дин юлына кереп китү, гарәп хәрефләре өйрәнүне дә бергә башкаралар Габделәхәтовлар. — Анысы да җиңел генә бирелмәде, тик Аллаһы Тәгалә ярдәме белән мәдрәсәдә дә белем ала алдык. Бүген инде мин улым Иреккә мәчет эшләрендә ярдәм итүче. Картлык көнемдә Аллаһы Тәгалә юлында булуыма шатмын. Сәламәтлек белән якыннарым янәшәсендә яшәргә насыйп булса иде әле, — ди Хабибелхак абый. Теләкләрегез Аллаһы Тәгаләнең Амин дигән вакытына туры килеп, балаларыгыз, кияү-киленнәрегез, онык-оныкчыкларыгыз янәшәсендә кадерле булып яшәргә язсын сезгә!
Фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев