Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Комбайн бирсәләр, бүген уракка чыгып китә алам, ди 90 яшьлек Гөлчирә апа (+фоторепортаж)

Тыл ветераны - Гөлчирә Сәитбаттал кызы Галимованы гомер бәйрәме белән район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Асхадуллин, "Якты юл" җәмгыяте рәисе Раиф Хәкимов тәбрикләп, истәлек бүләкләре тапшырдылар, хезмәт юлындагы уңышлары өчен рәхмәт белдерделәр. Шулай ук юбиляр Рәсәй Президенты В.В.Путинның Котлау...

Гөлчирә апа Галимова тумышы белән Куныр авылы кызы. Ишле гаиләдә үскән ул, шуңа да бик иртә кул арасына кереп эшли башлаган. "Мин 14 яшемнән колхога эшкә кердем. Сугыш чорында миңа уракка төшкәч, бик җаваплы эш йөкләделәр - комбайн бирделәр. Элегрәк комбайнчы ярдәмчесе булып йөрдем. Инде үземә калгач, куркып, югалып калмадым - эшләдем", дип искә алды ул.

Яшь кенә булсам да, үзенә тиешле эш күләмне башкарып, алдынгылыкны бирмәдем. Комбайным белән иңләмәгән басу калмагандыр колхозда. Шода, Түбән Сәрдек якларына, хәтта Мари, Киров якларындагы ерак басуларга да эшкә мине җибәрә торганнар иде. Комбайн ватылса да үзем төзәтергә өйрәндем, хәтта яңа гына комбайнга утырган ирләр дә ватылып калсалар, ремонтларга мине генә чакырталар иде. Бер карау белән гаепнең нидә икәнен әйтә ала идем. Мин әле дә комбайнның бөтен запчастьларын беләм. Бүген комбайн белән урак урырга чык, дип нәрәт бирсәләр, ике дә уйлап тормыйча утырып китеп барыр идем!", ди ул мактаулы да, авыр да хезмәт юлларын, мең газаплы, михнәтле елларга туры килгән яшьлек елларын "саганып". Авыр елларда яшәсәләр дә, барыбер үткән тормышын искә алып, шулай уйларга бирелә ул Гөлчирә апа.
Колхозда абруе зур була аның. Ирләргә хас үҗәтлеге, тырышлыгы, тәвәккәллеге булган өчен хөрмәт иткәннәр аны. Шуңа да мин колхоз конторасына килеп кергәч, әллә кемне каршы алгандай, "Гөлчирә керде", дип аягурә басып, сәлам биреп каршы ала торганнар иде. Эх, андый чаклар да бар иде бит!.." дип куя ул.
Авыл җирлегендә һәм колхозда барган зур төзелешләрдә дә Гөлчирә апаның көче кергән. Авылдашлары Җиһания Төхвәтуллина, Саҗидә Шәрәфиевалар белән бергәләп (алар да бүгенге көндә исән-сау, Куныр авылында гомер итәләр!!!) клуб, мәктәп, кибет, колхоз ашханәсен салганда төзелештә эшлиләр.
Эшкә батыр кыз 1951 елда фронтларны кичеп, җиңү яулап кайткан авылдашы Шәһидулла белән тормыш корып җибәрәләр. Килен булып төшкән нигезе бик тузган кечкенә генә йорт була, җитмәсә ишле гаилә. Гөлчирә апа монда да югалып калмый, ире белән бергәләп, урман кисеп, бүрәнәнең икенче башыннан үзе барып тотып, бергәләрп яңа йорт җиткезәләр. Яңа йортка яңа җиһаз да кирәк бит дип төшенкелеккә бирелмиләр. Шәһидулла абзыйның балта эшенә кулы ята торган була, өстәл, урындык, карават, хәтта шкафларны да агачтан үзе ясап куя.
Тик бүгенге көндә Гөлчирә апа картын сагынып искә генә ала, биш ел элек гүр иясе булган. Улы Гыйльметдин белән бергә яшиләр. Туганнары ташламый ветеранны, ерак араларны якын итеп, Казаннан бертуган сеңлесе Әлфинур апа да кайткалап китә. Көндәлек эшләрен башкару өчен авылдашы Раушания Гарифуллина социаль хезмәткәр итеп беркетелгән. Инде менә 4 ел дәвамында Гөлчирә апаны якын туганыдай хөрмәт белән тәрбияли, кайчакларда ярдәмгә кызы Алисәне дә алып килә.
Юбиляр шушы яшькә җитеп, мул тормышларны күреп яшәвемә, кадер-хөрмәт күрсәткәннәре өчен сөенеп бетә алмыйм, ди.
Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250