Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Көшкәтбашта яшәүче Мәгъсүмә Габделхаеваның 90 яшьлек юбилей бәйрәме (+ фоторепортаж)

«Әнинеке кебек тәмле итеп коймак, пәрәмәч, өчпочмакларны пешерә белүче юк!»

Бүген Көшкәтбаш авылында яшәүче Мәгъсүмә Габделхаева гаиләсендә зур бәйрәм. Шул уңайдан төп йортка бөтен балалар, онык-оныкчыклар җыелган. Биш балага гомер бүләк иткән Мәгъсүмә апаның бөтен балалары да янәшәсенә җыелып, аның хакында шундый матур, җылы хатирәләрен җиткерделәр. Инде үзләре әби-бабай булсалар да, алар әниләренең исән-сау булуына сөенеп бетә алмыйлар. - Әниле йортта җылы, рәхәт һәм тәмле ис килә, - диләр балалары. Мәгъсүмә апага аш-су осталыгы кайдан килгән? Ничә яшендә ятим калган? Балаларына гомер буена җитәрлек нинди киңәш биргән? Болар хакында газетабыз битләреннән укып белә алырсыз.

Мәгъсүмә апа, гомер бәйрәмегез котлы булсын. Әле тагын озак еллар сәламәт, сөйкемле, сабыр булып калыгыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев