Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Котлы Бөкәш кызы Наилә

Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында дөньяга килгән Наилә Балтач якларына килеп чыгармын дип уйлап та карамагандыр.

Һәр авылда тирән хөрмәт казанган кешеләр була. Кариле авылында яшәүче ветеран укытучы Наилә Сафина да шундыйлардан. Инде күптән лаеклы ялда булса да, үзе аң-гыйлем биргән укучылары аның турында, безнең Наилә апа дип горурланып сөйли, ул биргән дәресләрне сагынып искә ала. Күптән түгел аңа 90 яшь тулды.

Адәм баласының ашар ризыгы, эчәр суы, сулар һавасы җан яралганда ук билгеләнгән кебек, аның һәр адымы да алдан ук языла. Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында дөньяга килгән Наилә Балтач якларына килеп чыгармын дип уйлап та карамагандыр.

Нәҗип абый үзе укытучы булганга күрә кызы Наиләнең дә шушы юлны сайлавын тели. Казанда укып, мөгаллимлеккә диплом алган кыз юллама буенча Арча районының Сеҗе авылына укытырга билгеләнә.

– Әни безнең өчен һәрвакыт үрнәк булды. Ул үзенең иң яхшы сыйфатларын без – балаларына гына түгел, укучыларына да бирергә тырышты. 40 елга якын гомерен балаларга белем бирүгә багышлады. Сеҗе мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан укытты. Аның бай тормыш тәҗрибәсе, күргән сынаулары ихтирамга лаек, – ди кызы Нәзирә.

2005 елга кадәр Наилә апа Сеҗедә яши, тормыш иптәше вафат булгач, өлкән кешегә яшәү авырлаша. Киңәшләшкәннән соң, балалары аны Балтачка алып кайтырга була. Бүгенге көндә ул Кариле авылында кызы Нәзирә, кияве Филсор Борһановлар гаиләсендә яши. Улы да гаиләсе белән Кариледә, ә бер кызы Баку шәһәрендә гомер итә. Наилә апаның 7 оныгы, 8 оныкчыгы бар. Бүген ул аларның һәрберсенең тормышы турында хәбәрдар. Алар өчен шатланып-куанып яшәгән мәле.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар