Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Күп кенә михнәтләргә түзеп тә, бирешмәгән Маһикамал Хаҗиевага 95 яшь тулды

Ор авылында яшәүче Маһикамал Хаҗиева бүген 95 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп узды.

Балтачыбыздан еракларда дөньяга аваз салган кыз 1951 елда Ор авылына килен булып төшә һәм шунда төпләнеп кала.

Юбилярны котларга Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район “Наз” бүлеге җитәкчесе Гөлнара Әхмәдиева, Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы Рафил Салихҗанов килгән иде. Алар Маһикамал әбигә изге теләкләрен җиткереп, бүләк-күчтәнәчләрен һәм РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тантаналы рәвештә тапшырдылар.

Күп кенә михнәтләргә түзеп тә, бирешмәгән, матур тормыш өчен көрәшкән Маһикамал Хаҗиевага саулыкның ныгын, тыныч киләчәк һәм озын гомер теләп калабыз.

Язманың тулы варианты белән “Хезмәт” газетасының алдагы саннарында таныша алачаксыз

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар