Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Көшкәтбашның иң өлкән бабайсы - Тәлгать Корбангалиев

"Әтинең 41 дә үк хәбәрсез югалуы турында кәгазь килгән. 10 яшьтән сукага йөрдем. Ашарга юк. Әз генә он сибеп пешерелгән аш. Гел таякка эшләдек. Сөйләп кенә бетерә торган түгел"

8 сыйныф укучылары сугыш чоры баласы Тәлгать бабай Корбангалиев янында кунакта булып кайттылар.
Безнең киләсен белеп бераз борчылып торган Тәлгать бабай безнең сорауларга җайлап кына җавап биреп утырды. "Әтинең 41 дә үк хәбәрсез югалуы турында кәгазь килгән. Бик авыр чор булды. Аяктан чабата төшмәде. 10 яшьтән сукага йөрдем. Ашарга юк. Әз генә он сибеп пешерелгән аш. Ашаганыбыз кычыткан белән алабута булды. Гел таякка эшләдек. Сөйләп кенә бетерә торган түгел".
"Уку ничек иде, укыдыгызмы?",- дип сорый Азалия. "Укыдык әзрәк, бардык та кайттык, иске клубта иде ул вакытта мәктәп. Салкын, түзәрлек түгел. Язу карасын көл, күмер изеп ясый идек. Алар да суыкта чирый".
"Өстегезгә нәрсәләр кидегез. Җылы киемнәр бар идеме?",- дип сорады Әкълимә. Җылы кием шул бер телогрейка инде. Аякта яз көз шул чабата. Аны үзебез үрәбез.
Бик авыр балачак уздырган Тәлгать бабайның бүгенге тормышы сөенечле- ул улы һәм килене, оныклары тәрбиясендә һәр көнгә шөкер итеп, балаларына рәхмәт укып яши. "Тормыш яхшы, киленем әйбәт",- диде ул чын күңелдән. Чынлап та, без барында гына да "Әти, әти" дип әллә ничә эндәшкән Гамиләнең Тәлгать бабайга хөрмәтле икәнен тоярга була. Оныклары да янында бөтерелә, эшне дә бергә эшлиләр, тәмле әйберне дә бергә бүлешеп ашый оныклар белән бабай. Үткәннәрне исенә алганда да, бүгенгесенә рәхмәт әйткәндә дә күзләре яшьләнә Тәлгать бабайның.
Ул бүгенге көндә авылдагы иң өлкән бабай. "Бик күп калмагандыр инде ",- ди ул яшьле күзләре аша елмаеп. Юк, алай димә әле, Тәлгать бабай. Авыр балачак бәрабәренә Аллаһ сиңа киләчәктә хәерле гомер насыйп итсен. Балаларың, оныкларың өчен сөенеп, аларга киңәш-табыш итеп яшәргә язсын. Киләчәгебез тыныч, күгебез аяз булсын.

Лилия Гарифуллина

Көшкәтбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев