Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Куанычын күреп яшик

10 август төнендә күршебезнең сараен яшен сугып бик көчле янгын булды. Ул безгә дә бик зур зыян салды. Сарай, мунча, өйнең түбәсе, аның эчендәге булган әйберләр дә янды.

Янгын сүндерергә, әйберләрне ташырга, икенче көнне иртәдән кичкә кадәр җыештырырга, сүтәргә булышкан барлык кешеләргә, туганнарга, дусларга, яшьләргә, күршеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Янгынның икенче көнендә үк хәлебезне белергә сөт-май комбинаты җитәкчесе Илшат Нуриев белән баш бухгалтер Исмәгыйль Шәйхетдинов килеп җитте. Акча белән дә, техника белән дә бик нык ярдәм иттеләр. Алланың рәхмәте яусын.
Иң беренчеләрдән булып матди ярдәм итүче комбинат эшчеләренә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Шулай ук Высоцкий урамы кешеләренә, Балтач, Көшкәтбаш, Субаш мәчетләренә, укытучыларга, район ярдәм фондына, акчаны тиз арада күчерүче «Ак Барс» иминият компаниясенә, танышларга, таныш булмаганнарга, туганнарга, дусларга аерым-аерым рәхмәт.
Тиз арада янган түбәне сүтеп, вакытлыча түбә ясап киткән спорт мәктәбе егетләренә Алланың рәхмәтләре яусын. Инде хәзер сарай, мунча, өй түбәле булды. Шуларны эшләүдә катнашкан барлык булышучыларга да аерым рәхмәт әйтәбез. Ходай бу булышкан барлык кешеләргә дә исәнлек, саулык, муллык, булган дәүләтләренең куанычын күреп яшәргә язсын иде.
Берәүгә дә мондый хәлләрне күрергә язмасын!
ГАНИЕВЛАР
Балтач бистәсе
Фото: http://vk.com/topic-48748131_27656366?offset=80

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250