Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Куныр авылы ветераны Зөлхәбирә Нәбиевага 90 яшь тулды (фото)

Куныр авылында гомер итүче Зөлхәбирә Гыйльман кызы Нәбиевага 28 сентябрь көнне 90 яшь тулды. Зөлхәбирә апа Нәбиева Түбән Субаш авылында биш балалы гаиләдә иң олы бала булган.

"Кече яшьтән үк, үз-үземне хәтерли башлаганнан бирле хезмәттә мин. Ачлыгын да кичердек, колхозлаштыру чорларын да күрдек. Колхозда төрле эштә эшләдем, сугыш чорында авыл хатын-кызларын "колхоз кызлары - колхоз атлары" дип кенә йөрттеләр. Нинди генә эш кушмадылар безгә, эшләмәгәне калмагандыр да... Атлар да карадым, урак урдым, җир сөрдем, чәчү чәчтем, Шәмәрдәннән Субашка кадәр җәяүләп, тишек чабаталар белән пычракларда, җилкәгә капчык салып, ашлык ташыдым, урман кистем. Аннан соң Арчаның Мөндеш станциясендә эшләдем, Зеленодолга юл салу эшенә алып киттеләр. Авылдаш кызлар да бар иде, юл салып Ленинградка кадәр барып җиттек. Ул чорда сугышның бик каты барган, Мәскәүгә кадәр килеп җиткән вакыты иде. Сугыш беткәч авылга кайтардылар, - ди авыр хатирәләргә уралган дәһшәтле еллар турында юбиляр.

Зөлхәбирә апа 1950 елда Куныр авылына килен булып төшә. Фронтовик Галимулла исемле егет белән гаилә коралар. Галимулла Нәбиев Бөек Ватан сугышы ветераны, танкист булган, танк белән Берлинның үзенә үк барып җиткән. Зөлхәбирә апа Кунырга килгәч тә колхозгаэшкә керә. "Төрле эш башкардым. 10 еллар чамасы тракторчы да булдым әле мин. Башта плугарь - ярдәмче булып утырып йөргән идем. Аннан соң үземә үк трактор бирделәр. Авылдан Шәрифулла абзыйлар белән бергә эшләдем, дип сөйли ветеран. 1952-1953 елларда Куныр авылы урамына таш юл салдылар. Анда да катнаштым. Гомерем хезмәттә үтте, балалар да эшләп үстеләр, ди 8 балага гомер бүләк иткән ана. Тормыш иптәше белән алар 6 кыз, 2 малай тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, бүгенге көндә бер уллары вакытсыз вафат булган. Галимулла абый 1992 елда бакыйлыкка күчкән.

Зөлхәбирә апа Нәбиева хәзерге көндә Бөек Ватан сугышы ветераны хөрмәтенә салынган яңа йортта төпчек кызы Зөлфия белән яши. Калган 6 баласы, килен-кияүләре, 15 оныгы һәм 15 оныкчыгының кадер-хөрмәтен, ихтибарын-ихтирамын тоеп, хәзерге тормышларга канәгать булып гомер итә.

Озын гомерлелекнең "серен" сорагач та, нәселебездә әтием Гыйльман да озын гомерле булды - 93 яшенә җитеп гомер куйды. Әле бит ул 3 сугыш кичергән. Гражданнар, Япон сугышларында катнашып, Бөек Ватан сугышының башыннан ахарына кадәр үтеп, исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булган. Әтине районда да, авылда да бик хөрмәт иттеләр. Галим, бик укымышлы, акыллы кеше иде ул. Субашта озак еллар авыл мулласы булып торды, дип искә алды юбиляр.

Зөлхәбирә апаның әлеге хатирәләр белән уртаклашуын аны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә килгән кунаклар район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әсхадуллин, «Якты юл» хуҗалыгы рәисе Раиф Хәкимов та эчкерсез соклану хисләре белән тыңладылар. Юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хаты һәм район башлыгы Рамил Нотфуллинның истәлек бүләге тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250