Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Куныр авылы абыстае Мәрхәбә Вахитовага - 90 яшь тулды (+фото)

Иң зур байлыгым – 19 оныгым, 23 оныкчыгым бар. Барыбыз бергә җыелсак 60лап булабыз – өебез тула...

Балтачта төзек, матур авыллар бихисап. Бигрәк тә, район читендәге авылларга чыккан саен сокланып, илһамланып кайтабыз. Аларда үзгә бер мохит хөкем сөрә. Куныр авылын гына алыйк, ул районыбызның иң төзек, иң чиста җирлегедер. Ерактан ук яңа матур йортлары балкып тора, каралты-кура, капка-коймаларның төзеклеге авыл урамы буйлап үткәндә күзне иркәли.

17 февраль көнне менә шундый кояш кебек балкып торучы йортта яшәүче, Куныр авылының мәрхәмәтле өлкән кешесе – Мәрхәбә Гайнулла кызы Вахитовага 90 яшь тулды. Юбилярны гомер бәйрәме белән тәбрикләп район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлегенең “Наз” үзәге директоры урынбасары Фәния Йосыпова, Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Асхадуллин, “Якты юл” хуҗалыгы рәисе Раиф Хәкимов изге теләкләрен җиткерделәр, Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Юбилярыбыз Мәрхәбә апа – Куныр авылында Гайнулла абзый белән Шәрифелҗамал апа гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Гаиләдә 3 малай, 3 кыз туган булалар алар. Гадәттә, төпчек бала иркә була дисәләр дә, Мәрхәбә исемле бу кызга, киресенчә, кечкенәдән үк тормышның ачысын да, төчесен дә күп татырга туры килә. Балачак еллары ачлыкта, нужа күреп үтә, ә Бөек Ватан сугышы аны аеруча да сыный.

– Башлангыч белемне Кунырда алганнан соң, 5 чакрым ераклыктагы Шода авылына йөреп укый башладык. Тик кызганыч, сугыш бар тормышны җимерде. 7 классны көч-хәл белән тәмамладым. Сугыш чоры. 3 абыемны да фронтка алдылар. Берсенең үлем хәбәре килде, икенчесе – хәбәрсез югалды... Шушы авыр кайгыны күтәрә алмыйча әниебез гүр иясе булды. Апаларым тормышка чыктылар. Сугыш тәмамлангач Аллага шөкер, өченче абый сән-сау кайта алды. Мин сигезенче класска барып укуымны дәвам итәргә булдым. Ләкин бер-ике ай чамасы гына укып калдым, әтиебез Гайнулла бик нык авырый башлады, урын өстенә калды. Укуымны ташлап аны карадым. Тормыш та алып барырга кирәк бит... Колхозга эшкә кердем. Үлчәүдә кабул итүче дә булып тордым, учетчик, кладовщик та итеп куйдылар, каравылда да тордым. Колхозда эш күп бит – нинди эш кушасалар шуны башкара идем. 1953 елда авылыбызның ятим егете Нурмөхәммәт Вахит улы Вахитов белән димләделәр мине. Бик тырыш, акыллы, булдыклы ир булып чыкты ул. Нурмөхәммәтнең бар эш тә кулыннан килә торган иде. Авылда иң беренче булып электр уты кертүче без булдык. Ильич утын карарга бөтен авыл безгә җыела торган иде. Шуннан соң башкалар да утлы булды, ул авылны утлы итте. Тракторчы да булып эшләде, колхоз эшеннән кайтып кермәдек. Мин үзем пенсиягә чыкканнан соң да тагын ике ел амбарда каравылчы булып эшләдем әле.

Тормыш иптәшем белән 8 бала – 5 малай, 3 кыз тәрбияләп үстердек. Аллага шөкер, бүгенге көндә сигезе дә исән-сау. Нургали, Ханнан, Мәдинә, Мөнирә, Гайнан, Илһам, Икрам, Рәмзиянең – һәркайсының үз тормышы. Иң зур байлыгым – 19 оныгым, 23 оныкчыгым бар. Барыбыз бергә җыелсак 60лап булабыз – өебез тула. Тик бабаем гына узган ел 87 яшендә вафат булды. Аның белән бергә 64 ел бергә гомер иттек. Мин бүгенге көндә улым Икрам белән киленем Әлфинур тәрбиясендә яшим. Киленем белән 30 ел инде килешеп, киңәшләшеп, тату гомер итәбез. Мине шулай хөрмәтләп, олылап яшәгән өчен аларга һәм барлык балаларымның гаиләләренә дә бик рәхмәтле мин”, дип үзенең тормыш юлы белән таныштырып үтте Мәрхәбә апа.

Сокланырлык та, гыйбрәт тә алырлык гомер юлы! Вахитовлар Куныр авылының олы хөрмәткә лаек, абруйлы гаиләсе дә икән әле. Мәрхәбә апа тормыш иптәше Нурмөхәммәт белән авылда дини йолаларны үтәүче һәм саклаучы өлкәннәр булуы белән дә мактаулы. Мәрхәбә апа озак еллар авылның абыстае булып торган, авылдашларын соңгы юлга озату йолаларын башкаруда да ярдәм иткән.
“Әти белән әни бик матур яшәделәр, икесе дә намазлы булдылар, безне дә дөрес тәрбия биреп үстерделәр. Аларның бер вакытта да тик утырган чакларын хәтерләмибез. Шуңа күрә без дә ишле бала булсак та, бер-беребезгә салынып тормадык, кечкенәдән эшләп үстек. Бүген без тормышта үз юлыбызны табып яши белгәнбез икән, моның өчен әти-әниебезгә рәхмәтле!” дип сүзгә кушылды юбилярның олы кызы Сәрдек авылында гомер итүче Мәдинә ханым.
Килгән кунаклар: “Мәрхәбә апа, менә шундый киң күңелле, ачык йөзле, кешелекле, мәрхәмәтле һәм рәхмәтле булганга 90 яшькә җиткәнсең дә инде син!” дип соклану хисләре белдергәннәр иде. Юбилярыбыз: “Әле минем авылда май аенда 95 яшен тутыручы Фәхерниса исемле бертуган апам да бар!” дип тагын бер таң калдырды. Аңа җавап итеп җитәкчеләр: “Ходай кушып, аны да олуг юбилее белән котларга насыйп булсын һәм Сезгә дә шул яшькәчә гомер итәргә язсын! Кабат күрешкәнчегә кадәр!” дип саубуллаштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар