Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Кырымга Балтачның ярдәме

Бүген, 17 март көнне Балтач район Советының утырышлар залында район Советы аппараты, район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре, район үзәгендә урнашкан кайбер бюджет оешмалары вәкилләре белән киңәшмә үткәрелде.

Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров алып барды. Төп мәсьәләләрнең берсе - Татарстан Президенты Рөстәм Минихановның Кырым ярымутравында яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча төрле оешма һәм предприятияләрдә эшләүчеләргә, барлык Татарстан халкына ярдәм итү турындагы мөрәҗәгате каралды. Район Советы һәм район башкарма комитетында эшләүчеләрнең хәрберсе үзенең окладыннан чыгып, бер көнлек хезмәт хакын шушы ярдәмгә җибәрүләре турында әйтелде һәм башка оешмаларга да бу гуманитар акция кушылырга тәкъдим ителде. Балтач районы «Хезмәт» газетасына хәйрия ярдәме күрсәтү өчен махсус исәп-хисап номерларын күрсәтү, күрсәтелгән ярдәмнең күләмен дөрес билгеләп бару һәм аның кемнәр тарафыннан күрсәтелүен район халкына җиткереп бару өчен Балтач районы «Изгелек» («Святость») хәйрия фонды аша кертелү отышлырак булачагы җиткерелде.
Фото: http://pg21.ru/news/view/69482

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250