Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Кыска гомерле дигән бала 90 яшен каршылый

Тормыш авырлыкларына бирешми ул, дүрт баласын да аякка бастыра.

– Мин Көшкәтбаш авылында гаиләдә дүртенче бала булып, бик хәлсез, кечкенә булып туганмын. Әни, уракта вакытта елаган тавышы тау башындагы басуга кадәр ишетелә, моның кадәр еламыйлар, тормас бу бала, дип борчылып сөйләгән. Өшкерергә алып кергән күрше абыстай әби, алай димәгез, яшәр бу бала, гомере озын күренә, дип әйткән. Шөкер, аның әйткән сүзләре дөрес килде, менә 90 яшьне дә тутырдым, Аллаһның кодрәте киң аның, дип сүзен башлады Ниләфүр апа Әлтәпова. – Җиде ел бизгәк белән авыртканмын, нинди чүпрәк бар, мич башына шуның белән төреп куялар иде, анда да калтырап ята идем. Көннәрдән бер көнне әни эштән кайтып, мичкә ут капкан, дип кычкырып керде дә, мин идәнгә сикереп төштем, шуннан бизгәк тә бетте. Аңа шулай әйтергә кушканнар икән. Миңа 8 яшь, энем Илфирга 6 яшь булганда басуда, әни янында булдык, башта калган ашлык сабакларын җыйсак, соңрак көлтә бәйләдем, аннан соң инде кулдан урак төшмәде, дип хатирәләрен барлады ветеран. Сугыш елларының авырлыкларын искә алганда, бүгенге тормышның кадерен белергә, шөкер кылырга кирәклеген безгә дә, аны котларга килүчеләргә аңлатты.

Сугыш елларында аны еракка, ул заманда «Молотов урманнары» дип аталган якка урман кисәргә җибәрәләр. Юллар соңрак Балтач якларына кайтара, ул заманда әртил дип аталган мебель, соңрак мех әйберләр фабрикасында эшли башлый. Казанда 40 номерлы хәрби заводка да ялланып эшләп ала. 28 яшендә Карадуганга тормышка чыга. Тормыш иптәше колхозда тракторчы, соңрак мебель фаб-рикасында эшли. Үзе Балтач мех фабрикасында хезмәт куя. Берсе артыннан берсе дүрт бала туа. Бәхетле, тигез, матур яшәгәндә 47 яшендә Ниләфүр апа тол кала. Иң олы балага – 16, иң кечесенә 5 яшь була. Тормыш авырлыкларына бирешми ул, дүрт баласын да аякка бастыра. Менә бүген алар бар да исән-сау, әни, дип өзелеп торалар. Фабрикада тире тектем, медальләр дә күп бирделәр, дип сөйли ветеран. Миңа бер тапкыр хәйран күләмдә акчалата премия бирделәр. Бригадир Хәмит абый, син генә эшләп, башкалар карап тормагандыр, дип бригадада һәрбер кешегә тигез итеп, 5әр сум премияне өләштерде, шул хәтердә калган дип елмаеп исенә төшереп алды ул.

90 елларда, дини ирек килгәч, әниебез авылда беренчеләрдән булып намазга басты, уразасын торгызды, барлык догаларны яттан өйрәнде. Балтачка җәяүләп тә, очраган машинага да утырып, вәгазь кичәләренә йөрде, чын күңелдән догаларын укып, безгә дә ныклы иман теләде, диләр аның балалары, оныклары.

Лаеклы һәм гыйбрәтле тормыш юлы узып, хәерле картлыгын газиз балалары янында каршылаучы Карадуган җирлегенең акъәбисе Нилүфәр Минһаҗ кызы Әлтәповага 90 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан Россия Президентының котлау открыткасы, Балтач районының Рәхмәт хаты, бүләкләр тапшырылды, килгән кунаклар аңа кадерле картлык, нык сәламәтлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев