«Әле генә кебек барысы да...»
Бу урында әбиебез туктап калды, күзләре дымланды. Биш кыздан соң дөньяга килгән, ире Герман белән кадерләп-сөеп үстергән уллары Илфат юк шул икән инде, бер ел элек бакыйлыкка күчкән.
Югары Субаш авылында гомер кичерүче Таисия Романовага – 90 яшь
Әле генә... Әле генә авыр сугыш чорын кичкән балачак.., тугайларда җырлап-биеп йөргән чаклар.., яраткан Германы белән бәхет диңгезендә йөзгән вакытлар... Әле генә кебек барысы да, тик, инде күпме гомер үтелгән, туксанга да җителгән.
– Яшьлегем авыр елларга туры килде, – ди Таисия әби хәзерге рәхәт тормышын үпкәләтә күрмим дигәндәй авырлыкларга әллә ни тукталасы килмичә генә. – Җиде класс белем алдым. Колхозда эшләдем. Бригадир да булдым. Сөтләр дә җыйдым. Сөтне көянтә- чиләк белән Түнтәргә кадәр илтә идек, чөнки май заводы Түнтәрдә иде. Колхоз бик авыр хәлдә яшәде, эшне алып барулар җиңел булмады. Алты балага гомер бирдем. Бишесе – кыз, алтынчысы – малай...
Бу урында әбиебез туктап калды, күзләре дымланды. Биш кыздан соң дөньяга килгән, ире Герман белән кадерләп-сөеп үстергән уллары Илфат юк шул икән инде, бер ел элек бакыйлыкка күчкән. Әфганстанда хезмәт иткән булган, кайтканнан бирле сәламәтлеккә туймаган, шул авырган килеш хуҗалык «КамАЗ»ында эшләгән, гомерле генә булалмаган. Таисия әби килене Нина белән гомер итә. Төп йортта үскән өч кыз оныгын кызларым дип йөртә, «ике кызым кияүдә, өченчесе тормышта түгел, шәфкать туташы, Казанда коронавирус белән интегүче авыруларны дәвалый», дип әйтеп куйды. Ире Герман абыйның үлгәненә дә өч еллап булган инде. Герман Романов белән бик матур гомер кичергән алар. Бүгенге көндә әбинең 19 оныгы, 25 оныкчыгы бар. Юбилее көнне өй шау итеп тора иде, әниләрен-әбиләрен уртага утыртканнар да әй хөрмәтлиләр, әй зурлыйлар, аларга район җитәкчеләре дә, җирлек башлыгы, «Тукай» җәмгыяте рәисе дә кушылды. Барысы да әби белән фотога төшәргә ашыга. « Менә шулай бик хәстәрлиләр мине, – ди Таисия әби. – Киленем әйбәт. Балалар бакчасында пешекче булып эшли. Мин өйдә – каравылчы. Барыннан да бик канәгать булып яшим».
Субашта туып-үскән Таисия 1952 елда кияүгә чыга. Герман кияү Таисия кәләшне өйләренә патша заманнарындагы кебек бизәкле тарантаслы атлар җигеп алып кайта. Ямьле күренешкә бар авыл куана, соклана. Әнә шул матурлык аларны гомер буе озата килә. Эштә дә, тормышта да сынатмый алар.
«Эшләп таза булдык без, – ди Таисия апа. – Ул чорларда эштән калу дигән әйбер юк иде. Германым бик тырыш кеше булды. Йорт җанлы иде, ферма мөдире дә булып эшләде, янгын сүндерү машинасын да йөртте... Вакыты җитеп, эштән бик арып, картаеп үлде».
Сөйләшеп утырганда өйгә нурлы йөзле бер абзый килеп керде.Таисия әбинең сиксән биш яшьлек Ильяс исемле энесе икән. Шулай ук Субашта яши. «Шушы энем генә исән калды инде», ди әби туганнарын барлап. Бабай да сүзгә кушылды, сүз яшьлек тирәсендә, Субаш болыннарындагы гармун моңнары, милли уеннар тирәсендә гөрли иде, без киткәндә дә апа белән энесе авыр елларны да моңнан аерылмый, җырлап -биеп үткәрә алулары турында гапләшеп калдылар...
Өлкәннәребезгә хәерле, матур, дәвамлы гомерләр.
Фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев