Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«Ленин бабай җибәргән”

“Улым миңа зур терәк, исән генә булсын, берүк”, дип тели

1931 елда дөньяга килгән Смәел авылыннан Ясирә Усманова коеп куйган революциядән соңгы чорлар кешесе. Әле дә булса ул шул еллар кайтавазы белән яши булса кирәк, 90 яшьлегенә килгән котлау хатын һәм бүләкләрне дә, “ Ленин бабайданмы?!” диде шаяртып. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин Ясирә әбигә ак шәл бөркәндерде, “Смәел” җәмгыятеннән килгән вәкил 40 ел хезмәт тәҗрибәсе булган әбигә олуг рәхмәтләрен ирештереп, юрган бүләк итте, ә авыл җирлеге идарәсеннән килүчеләр өр-яңа җылы бишмәт киертте. Ясирә әби “Смәел” хуҗалыгы салып биргән йортта бердәнбер улы Рәис белән гомер кичерә. “Улым миңа зур терәк, исән генә булсын, берүк”, дип тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәрхәмәтлелек