Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Әлфинур Зарипова 90 яшендә дә ураза тоткан

Нормабаш авылында гомер итүче Әлфинур Фатыйх кызы Зариповага бүген – 3 июль көнне 90 яшь тулды.

Район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Норма авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Рамазанов, Тимирязев исемендәге җәмгыять рәисе Булат Исрафилов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Нормабашта туып-үскән Әлфинур апа, бар гомерен туган авылына багышлый. Дөрес, сугыш елларында Куныр, Арча, Мөндеш якларына барып эшләргә, Лаеш урманнары кисәргә туры килсә дә, туган нигезенә әйләнеп кайта ул. Гомере буе колхозда төрле эшләр башкарып, хуҗалыкта зур хезмәт куя ул.

- Әтиебез Ленинград фронтында һәлак булды. Без әнигә 6 бала калдык. Әниебезнең: “берәүнең бүгенге көндә 6 тавыгы да юк бит... Ничек сезне кеше итим икән?!” дип өзгәләнгән чаклары күп булды. Ятимлек ачысын кечкенәдән күреп үстек, безгә җиңел булмады.Шуңа күрә мин өлкән бала булгач, колхозда нинди авыр ирләр эше бар, шунда мине алып чыгып китәләр иде. Утынын да кистек, бүрәнәсен дә төядек, сукага да чыгарга туры килде. Без кечкенәдән шулай итеп эшләп үстек, эшләп яшәдек. Эшләгәч ким-хур булмадык, тамагыбыз да ач тормады. Лаеш урманында юан-юан агачларны егып, бүрәнәгә һәм утынга турар өчен 3 метрлы озынлыктагы “Победа” исемле кул пычкысы бирәләр иде. Пычкының бер башына бишәр кеше килеп ябышып тарта торган идек. Норма куелган, үтәргә һәм тиешле вакытка бетерергә кирәк иде.

1953 елда Нормабаш егете Зарипов Гариф белән кавышып гаилә кордык. 3 кызыбыз, бер улыбыз туды. Һәркайсы үз тормышларын кордылар. Аларны укытырга, белемле, һөнәрле итәргә тырыштык. Ләкин бабаем Гариф белән улыбызның гына гомерләре кыска булды шул...

Бүгенге көндә киленем һәм ике оныгым белән гомер итәм. Барысы бергә 8 оныгым һәм 8 оныкчыгым бар” – дип тормыш юлы белән таныштырды Әлфинур апа.

Инде 10нчы дистәне вакларга керешсә дә, бер генә көн дә тик утыра белми Әлфинур апа – гел хәрәкәттә. Я булмаса, мал-туарларга күз колак-булып керим әле дип абзарга чыгып китә, я бакчаларны әйләнә. Җәйге матур көннәрне бушка уздырмыйм әле дип, ел да каз һәм үрдәк бәбкәләре карап үстерә.

“Ходай гомер биргән, тазалык биргән, Аллага шөкер, гомерем бетмәгәч яшим инде. Менә быел да ураза тота алдым әле. Көн дә оныгым Илдар иртәнге намазга уята иде. Ходайдан хәерле гомерләр, тыныч көннәр, балаларыма иман һәм иминлек теләп догалар кылам” ди юбилярыбыз.

Әлфинур апа кебек тормышчан, тырыш, сабыр холыклы ак яулыклы әбиләр булганда төп нигезнең уты сүнми әле.

 

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев