Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Ләйлә Габделхакова: «Яшәгез дә, яшәгез әле»

Бу язмабызның герое – сугыш чоры баласы Разия апа Хәтимова. Ул 1934 елда дөньяга килгән. Әтисен 1942 елда сугышка алалар. Ләкин аларны фронтка түгел, Суслонгер урманнарына җибәрәләр.

– Әтинең берничә хаты килде. Биредә халыкның күплеген, коточкыч ачлык булуын, бетләп бетүләрен язган иде. Траншеялар казып, мәетләрне шунда тутырып күмеп куя торган булганнар, – дип искә ала Разия апа.

Ни кызганыч, әтиләре әлеге лагерьдан котылып фронтка китә алмый кала. Аның хәтта кайчан вафат булуы да билгесез. Әниләре биш бала белән тол кала. «Иң йөрәккә тигәне шул, әтиебез фронтта булмагач, безгә бернинди ярдәм, ташламалар булмады. Гомер буе шуңа кимсенеп яшәдем. Сугыш чорындагы авырлыкларны сөйләп бетерә торган түгел. Искә дә төшерәсе килми аларны!» – ди Разия апа.

Җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң, колхозда эшли башлый ул. Кайда нинди авыр кул хезмәте бар, барысында да эшләргә туры килә: басуда, амбарда, фермада дисеңме...

1951 елда авылыбызның бик акыллы егете Габделәхәт абыйга тормышка чыга. Икесе дә бик тырыш булалар, тормышны җигелеп тарталар. Бер-бер артлы 4 балалары туа. Ни кызганыч, олы уллары Фәрит аянычлы үлем белән яшьли китеп бара... «Мәңге онытыла, бетә торган хәсрәт түгел инде бу», – дип моңая Разия апа. Ә аларда Фәрит Хәтимов бар: бу исемне аның бер  оныгына куштылар. Фәрит инде гаиләле, үзе дә ике бала әтисе. Яңа йорт җиткереп, башка чыгып яшиләр.

Разия апа белән Габделәхәт абый 65 ел тигез гомер кичерәләр! Кызганыч, Габделәхәт абый вафат инде... Бүгенге көне бик рәхәттә Разия апаның: кече улы Хәмит, игелекле килене Сәрия белән, оныклары Марат белән Салаватны каршы алып, озатып, бик бәхетле картлык кичерә. Уразасын калдырмый. «Киленем бик әйбәт, әзерләп ашата, нинди генә тәм-томын алып кайтмый! Савабы аңа да булсын инде», – дип тели. Кызлары Марзия апа белән Розалия апа да һәрвакыт килеп хәлен белешеп йөриләр. Бар теләгәне шул, сугышлар гына булмасын, ди ул. Амин, Разия апа! Ә сез якыннарыгызны сөендереп яшәгез дә, яшәгез әле.

Ләйлә Габделхакова,

Яңгул авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев